Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-казалар

Менделеевск районында чыккан янгында олы яшьтәге хатын-кыз халәк була

Бу ел башыннан чыккан өченче янгын.

Илнәт авылында чыккан янгын турында хәбәр 112 ашыгыч ярдәм хезмәте номерына иртәнге 7-дә килеп ирешә, дип хәбәр итә гадәттән Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте. 

Янгын бер катлы, таш шәхси йортта чыга. 86-нчы коткару бүлеге хезмәткәрләре киле җиткәнче үк, шаһитларның берсе янган йорт тәрәзәсеннән олы яшҗтәге ханымны алып чыга. Килеп җиткән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре аның үлемен билгели. 

Бу Менделеевский районында 2023ел башыннан чыккан өченче, ә Илнәт авылында чыккан икенче янгын.

Янгын 7.45-тә сүндерелә, сәбәбен ачыклау дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев