Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-казалар

Менделеевск районында бер көндә дүрт авария булган

Барлык бәрелешүләр дә 11 июльдә теркәлә, берсендә зыян күрүчеләр дә була.

Шулай итеп 2003 елда туган Сәйтәкле көндез ВАЗ-2114 машинасының руле артына утырып Сәйтәк авылы ягыннан икенче дәрәҗәле юлдан хәрәкәт итә.

12 сәгать 27 минутта М-7 «Идел»-Бәзәкә юлынның 24нче километрындагы тигез булмаган юл чатында РФ Юл йөрү кагыйдәләренең 13.9 нчы пунктын үтәмичә Хендай Соната машинасындагы 1998нче елгы Башкортстан яшәүчесенә юл бирми. Ул чатка төп юлдан якынлаша һәм өстенлекле йөрү хокукына ия була.

Нәтиҗәдә автомобильләр бәрелешәләр, ә аларның пассажирлары җитди җәрәһәтләр белән Яр Чаллының ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озатылалар. Әлеге факт буенча административ тикшерү кузгатылды. ВАЗ-2114 автомобиле йөртүчесе машина йөртү стажы бер, ә чит ил машинасыныкы 4 ел була. Моның турында ЮХИДИ бүлегенең начальнигы полиция майоры Константин Алгуатов хәбәр итә.

Фото-превью ЮХИДИ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев