Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-казалар

Менделеевскида янгын аз зыян белән сүндерелә

Ут яңа ел төнендә чыга.

2024 елның беренче гыйнварында Глонасс+112 системасына 02 сәгать 54 минутта Яңабирде авылында абзар һәм мунча януы турында хәбәр кабул ителә.
Янгын торак йорт янында чыга. Вакыйга урынына килгән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең, шулай ук Камайның ирекле янгыннан саклау оешмасы әгъзаларының оператив һәм грамоталы гамәлләре нәтиҗәсендә янгын минималь зыян белән сүндерелде.
Район башлыгының Рәхмәт хаты белән Камай авыл җирлеге башлыгы Илнар Ахунҗановны һәм Камай авылының ирекле янгыннан саклау оешмасы әгъзасы Ранис Ямалетдиновны бүләкләделәр.

 

Фото-превью : "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев