Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-казалар

Мошенниклардан зыян күргән: банкомат, аны кисәтергә теләгән сыман, акчаларны берничә мәртәбә кире кайтарган

Яр Чаллыда яшәүче алты сәгать дәвамында мошенникларга 500 мең сум акча күчергән.

Кырда эшләүче 29 яшьлек ир-атка үзләрен банк хезмәткәрләре дип билгесез кешеләр шалтырата. Телефон чыбыгының икенче ягында аның исеменә зур суммада кредит рәсмиләштерүләрен һәм акчаларны запас счётка күчерергә кирәклеген әйтәләр. 

Чаллылы шунда ук 576 мең сум акчасын алган, аннан соң алты сәгать дәвамында күрсәтелгән номерга аз-азлап акчаларын күчергән. 

«Банкомат, мине кисәткән сыман, күп мәртәбәләр акчаларны кире кайтарды», – дип хәбәр итте зыян күрүче полиция бүлегендә.
Тикшерү барышында сөйләшүләрнең Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә теркәлгән булуы ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев