Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-казалар

Телефон мошенниклары менделеевлының 200 мең сум акчасын кулга төшергән

Шикләнелгән кешеләр кайнар эз буенча тоткарланган.

Телефон алдакчыларының җинаятьчел гамәлләреннән зыян күргән шәһәрле Эчке эшләр бүлегенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.
«Кызыгыз юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрде». Әлеге сүзләр белән мошенниклар хатын-кыз белән сөйләшә башлыйлар.
Соңыннан алдау һәм өлкән кешенең ышанычы белән куллану юлы белән, кызын җинаять җаваплылыгына тартмау һәм аңа медицина ярдәме күрсәтү кирәклеге турындагы мәсьәләне хәл итү өчен, зыян күрүче курьер булып килгән җинаятьчегә ике йөз мең сум акча бирә.
- Полиция хезмәткәрләре шунда ук оператив-эзләү чаралары үткәрә. Яшь хезмәткәрнең уяулыгы һәм җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә җинаять кылуга Чаллыда яшәүче ике кешенең катнашы булуы ачыкланды, - дип аңлатма бирә Эчке эшләр министрлыгының хокук юнәлеше юрисконсульты Резеда Шәйхетдинова.
Шикләнелгән кешеләр кайнар эз буенча тоткарланган. Җинаять эше кузгатылган. Аларның башка шундый ук җинаятьләргә катнашы барлыгы ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев