Төнге юл һәлакәтендә ике олы кеше һәм бер бала имгәнгән
Бүген сәгать төнге бердә Питрәч районында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.
Шаһитлар әйтүенә караганда, BMW маркалы автомобиль белән Opel машинасы һаләкәткә тап булган. Көчле бәрелү ике автомобильне дә юл читенә төшереп җибәрә дип хәбәр итә Татар-информ.
Шаһитлар медицина ярдәме килгәнче үк зыян күрүчеләргә ярдәм итә башлаганнар, аларны зарарланган машиналардан азат иткәннәр.
«BMW машинасында 10 яшьлек кыз бала белән хатын-кыз булган. Баланы ашыгыч ярдәм хезмәте хастаханәгә алып китте. Башка машинадагы ике хатын-кызны хастаханәгә салганнар. Икесе дә җитди имгәнгән», - дип сөйләде юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.
Фото превью ИА «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев