Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-казалар

Төнлә Казан аэропортында самолет полосадан читкә чыгып киткән

Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Төнлә Казан аэропортында самолет полосадан читкә чыккан дип хәбәр итә «Татар-информ. Татар» ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән. Гадәттән тыш хәлне Идел буе транспорт прокуратурасы тикшергән.

Мәгълүматларга караганда, кичә төнге уникенче яртылар тирәсендә Самара — Казан рейсын ясаган самолет аэропортка төшкәч очыш полосасыннан читкә чыга. Бу вакытта һава транспорты эчендә 35 пассажир һәм 3 экипаж әгъзасы булган. Зыян күрүчеләр юк.

Урынга транспорт прокуроры вазифаларын башкаручы килгән.

«Транспорт прокуратурасы әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен тикшерәчәк, җаваплы затларның гамәлләренә бәя бирәчәк һәм гаепле кешеләргә карата тиешле чаралар күрәчәк», — дип ачыклык керттеләр күзәтү ведомствосының матбугат хезмәтендә.
Идел буе транспорт прокуратурасы фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев