Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-казалар

Төркиядә һәм Сириядә кабат җир тетрәү булган

Якынча мәгълүматлар буенча табигый бәла-каза корбаннары 500дән арткан.

Төркиянең үзәк өлешендә 7,8 магнитудалы яңа җир тетрәү булды дип хәбәр итә «Татар-информ. Татар» РИА Новостига сылтама белән.

SANA агентлыгы белдергәнчә яңа җир асты тирбәнеше Сириянең провинцияләрендә, шул исәптә Дамаскта һәм Латакияда да сизелә.

Җир тетрәү сериясе бүген иртәнге 4 сәгать 17 минутта Төркиядә һәм Сириядә башланды. Якынча мәгълүматлар буенча табигый бәла-каза корбаннары 500дән арткан булырга мөмкин, зыян күрүчеләр сане меңнәр белән исәпләнә.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин ике илнең лидерына кайгы уртаклашу һәм ярдәм итү тәкъдиме белән телеграмма җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев