Төркиядә җир тетрәү 284 кешенең һәлак булуына китергән
Төркиянең Кахраманмараш провинциясендә иртәнге 04.17 сәгатьтә башланган җир тетрәнүе шәһәрләр җимерелүгә китергән.
Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә 284 кеше вафат булган, 2,5 меңгә якын кеше зыян күргән дип хәбәр итә РИА Новости Төркиянең вице-президенты Фуат Октай сүзләренә сылтама белән.
Төркиянең Кахраманмараш провинциясендә иртәнге 04.17 сәгатьтә башланган җир тетрәнүе шәһәрләр җимерелүгә китергән. Җир тетрәүнең магнитудасы 7,4-кә җиткән.
Кахраманмараш провинциясендә җир тетрәүдә 70 кеше һәлак булган, 300гә якын бина җимерелгән. Шанлыурфа провинциясендә 600гә якын кеше зыян күргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев