Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Тукай районы Казаклар авылында янгын 4 хуҗалыкны юк иткән

    Бәхеткә каршы кешеләр арасында корбаннар юк.

    18 июнь көнне Тукай районы Казаклар авылында янгын чыгып өч ихатаны көлгә әйләндерә һәм тагын бер хуҗалыкның каралты-курасын юк итә дип хәбәр итә "Интертат".
    Теләнче-Тамак авылы җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов сүзләренчә, башта янгынны Теләнче-Тамак һәм Сарман районының Нөркәй авылы янгынчылары сүндерергә тырыша. Ләкин көчле җил ялкынны тагын да тизрәк тарата. Утны Яр Чаллы дан ярдәм килгәч кенә туктата алалар. Бәхеткә каршы кешеләр арасында корбаннар юк, мал туарларның да күбесе көтүдә, яланда була.

    Фото авыл төркеменнән алынды

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: