Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-казалар

Вахта автобусы катнашындагы юл халәкәтендә зыян күрүчеләр саны 14-кә җиткән

Алабуга үзәк хастаханәсенә 6 кеше озатылган.

Алабуга астындагы юл халәкәтендә 14 кеше зыян күргән. Аларның алтысы авыр хәлдә, кичекмәстән, Алабуга шәһәренең үзәк хастаханәсенә госпитальләштереләләр. Авыр җәрәхәт алучылар арасында Яр Чаллыда яшәүчеләр булмый. Калганнарга исә медицина ярдәме күрсәтелгән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәламәтлек министрлыгының матбугат хезмәте.

 

Исегезгә төшереәбез 8-нче ноябрьдә 16 сәгать 40 минутта вахтовиклар йөртүче «НЕФАЗ» автобусы «КАМАЗ» белән бәрелешә. Автобуста 20 кеше була. «Алабуга» аерым экономик зонасының предприятиеселәренең  берсендә эшләүче 39 яшьлек хатын-кыз вафат була. Моңа кадәр зыян күрүчеләр саны өчтән бишкә кадәр дип хәбәр ителгән иде.

 

Әлеге факт буенча Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе ике маддә буенча җинаять эше кузгаткан: куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү һәм, саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу.

 

Фото-превью: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев