Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-казалар

Яр Чаллыда яшәүче ханым 160 мең сум акчасыннан колак каккан

Акчалар Чиләбе өлкәсендә яшәүче билгесез кешегә киткәннәр.

ЗЯБ поселогы хастаханәсендә хезмәт куючы әлеге ханым, диванын интернет аша сатырга була. Тиздән алучы да табыла һәм сатучыдан акча күчерергә карта мәгълүматлары сорый. Күп тә үтми, ханыма банктан акчасы алыну турында смс-хәбәр килә. Шул рәвешле, 36 яшьлек хатын-кыз 160 мең акчасын югалта дип хәбәр итә Челнинские известия. 
Җинәят турында хокук сакчыларына хәбәр иткәндә, ханым, мондый алдау схемасы турында элек ишетмәүен әйтә. 
Әлеге хәбәр буенча 158 УК РФ «Мошенниклык» матдәсе буенча җинәят эше кузгатылган. 

Мондый күңелсез очраклардан саклану өчен СVV кодны (карта артына язылган өч урынлы сан) һәм банктан смс-хәбәрдә килгән кодны берәүгә дә әйтмәскә һәм шикле сайтларга кертмәскә киңәш итәбез. 

Фото превью:pexels.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев