"Айсберг" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшь фигуралы шуучылар Оренбург өлкәсендә ярышларда катнаштылар.
Тюльган шәһәренә Мәскәү, Оренбург, Саратов өлкәләреннән, Магнитогорск, Уфа, Оренбург шәһәрләреннән, Татарстанның берничә районыннан тимераякта фигуралы шуу осталары җыелды. Менделеевскидан тренер Артём Харинның алты шәкерте катнашты. Очрашуда Алия Фәтхетдинова I үсмерләр разрядын үтәде. Азалия Мөхәмәдиева, Полина Блохина II дәрәҗә разрядка...