Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экология

Батарейкалар, тапшырылыгыз

Балалар думасы депутатлары Наталья Шорина һәм Ләйсән Ибраһимова «Батарейкалар, тапшырылыгыз! Калдыклар, бүленегез!» проектын гамәлгә ашыралар. Ул «Минем инициатива» Республика конкурсының зона этапында җиңде.

Кызлар гадәти батарейкаларны җыю һәм аларны үтильләштерү белән мәшгуль. Берничә айда 40 кг җыелды.

Галимнәр исбатлавынча, кулланылган батарейка 20 квадрат метрга якын территорияне авыр металлар белән зарарларга сәләтле.

Икенче мәктәп укучылары Наталья һәм Ләйсәнгә проектны башлауда һәм алга таба дәвам итүдә мәктәп директоры Михаил Яковлев булышлык күрсәтә. Ул акциягә пиар ясау өчен батарейканы кәнфиткә алыштыруны тәкъдим итә.

– Һәм процесс алга китә, – ди Наталья Шорина. – Балалар акциягә кушылдылар, башка мәктәпләр дә якласын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев