Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экология

Чиста, уңайлы һәм безнеке

“Чиста ишегалды” экологик акциясенә кушылучылар арта бара.

Битараф булмаган менделеевлылар шәһәр ишегалларының торышы һәм төзекләндерелүенә менделеевлыларның игътибарын җәлеп итәләр.

Йортлар белән дуслашабыз

 – Без шәһәребезгә һәм яшәү урыны буенча үзләренең ишегалларына битараф булмаган кешеләрне җыябыз, барысына да, аеруча үсеп килүче буынга җәмәгать һәм коллектив хезмәтнең мөһимлеген аңлатабыз, шулай ук тәртип һәм чисталыкка мәхәббәт тәрбияләүне күз уңында тотабыз, – дип билгели “Карповчы” ТИС рәисе Гөлсинә Заһретдинова.

“Карповчы” ТИС халкы аның белән бергә үз территорияләрен матур һәм уңайлы итәләр. Акция Фомин урамының 18 йортыннан башланды. Тәртип булдырып, биредә яшәүчеләр “Менделеевск – чиста шәһәр, чиста ишегалды” язуы белән кечкенә генә әләмне Дуслык урамындагы 6, 8 һәм10 нчы йортлар активистларына бирделәр.

Өлкәннәр һәм балалар, чуклар һәм буяулар, тырма, себерке, чүп-чар өчен капчыклар белән коралланып мөһим һәм кирәкле эшкә – ишегалларын чистарту һәм төзекләндерүгә керештеләр. Халыкта юкка гына әйтмиләр: хезмәт – матурлык һәм чисталык кына түгел, аралашу шатлыгы да.

Тырышып эшлибез

Намуслы хезмәт куеп, йортта яшәүчеләр байракны Хезмәт урамының 9 нчы йортындагыларга бирделәр. Йорт комитеты рәисе Флюра Мөхәмәдиева күчмә атрибуттан алынган тәэсирләрен яшермәде.

 – Нинди генә менделеевск ишегалдына керсәң дә, проблемалар бер үк. Алар бар, мәсьәләләрнең кайберләрен өмә оештырып йортта яшәүчеләр үзләре дә хәл итә алалар, – дип уртаклаша шәһәрле. – Без аның белән шөгыльләнәбез. Мондый эстафеталар ярдәмендә ишегаллары чистарак һәм матуррак күренә.

Хезмәт,1 урамында яшәүче шәһәрлеләр вакытны бушка уздырмыйлар. Үз көчләре белән активистлар уен элементлары булдырганнар. Өстәлләр барлыкка килгән, кул астында булган әйберләрдән оригиналь архитектура формалары эшләгәннәр: машина, мишка, пальма. Алар узып баручыларны оригинальлекләре белән җәлеп итә.

Йөрәктән булырга тиеш

Эстафетага “Бондюг” ТИС рәисе Рәмзия Әхмәдиева рәислегендәге Бурмистров урамының 15 нче йорты активистлары да кушылды.

Йорт комитеты рәисе Светлана Свиридова җитәкчелегендә биредә яшәүчеләр һәм 6 нчы “Алёнушка” балалар бакчасы хезмәткәрләре юлларны себерделәр, чүп-чар җыйдылар, эскәмияләр һәм чүп савытларын буядылар, чәчәк түтәлләрен тәртипкә китерделәр. Барысы да тату булып энтузиазм белән эшләделәр.

 – Бу гамәл йөрәктән, чын күңелдән булырга тиеш, – диләр мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләре.

Проект һәркем өчен

Экологик акция үз ишегалларының уңайлылыгы өчен нинди дус, тату һәм хезмәт сөючән кешеләр эшләве һәм аларның башкаларга матур үрнәк күрсәтүе турында сөйли. Бу миссияне “Химик” ТИС активистлары да уртаклашачак.

9 ишегалды төзекләндерелде

200дән артык кеше катнашты

35 кг буяу һәм агарту кулланылды.

23 эскәмия буялды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев