Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экология

КӨНКҮРЕШ КАЛДЫКЛАРЫНА ИКЕНЧЕ ТОРМЫШ

Шәһәрнең Тукай һәм Татарстан урамнарындагы йортларда яшәүчеләр өчен “Читләтеп узмагыз” ишегалды бәйгесе үткәрелде.

Анда актив менделеевлылар катнашты. «Икенчел чимал җыюда иң актив катнашучы» номинациясендә Татарстан, 5А урамы йортында яшәүче 3 нче мәктәпнең 1 сыйныф укучысы Александр Иргубаев җиңде.

Ишегалдында махсус контейнер урнаштырылганнан бирле җиңүче гаиләсендә көнкүреш калдыклары аерым җыела.

– Өйдәгеләргә кәгазь һәм пластик өчен урыннар булдырдым. Хәзер картон тартма да икенчел төрү өчен кулланылырга мөмкин, – ди Александрның әнисе.

«Икенчел чималның экологик нәтиҗәлеге» коммерцияле булмаган оешма директоры Сергей Балтаев Иргубаевларга әлеге гамәлләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә җаваплы гражданнар булып калырга, якыннары, дуслары һәм күршеләренә арытаба да үрнәк булырга чакырды.

– Районда каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю өчен шартлар булдырыла. Кабат эшкәртергә мөмкин булган чүп-чарны читкә алып китмәгез. Пластик, пыяла һәм кәгазьгә «икенче тормыш» бирегез. Трендта булыгыз! Шәһәрләрнең күбесе экохәрәкәтләр белән мактана ала. Без дә булдырабыз! – дип өндәде халыкны Сергей Владимирович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев