Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экология

Коры үлән һәм чүп яндырган өчен – штраф

Менделеевлыларга коры үлән яндырган өчен җаваплылык турында искә төшерәләр.

Татарстанда янгынга каршы режим 26 майга кадәр озайтылды. Янгынга каршы режим чорында республика территориясендә учак ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чар яндыру, ачык утта ризык әзерләү, урманда, бакчачылык ширкатләрендә, балаларның ялын оештыру һәм аларны сәламәтләндерү урыннарында янгын чыгу мөмкинлегенә китерүгә сәбәпче 1–3 класслы куркынычлы пиротехник эшләнмәләр куллану тыела.

Россия МЧС Менделеевск районының күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре буенча бүлекчә хезмәткәрләре коры үлән һәм чүп-чар яндырган затлар административ җаваплылыкка җәлеп ителергә мөмкинлеге турында искә төшерәләр.

РФ административ хокук бозулар кодексының 20.4 маддәсе 2 өлеше буенча, янгынга каршы режим чорында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штраф каралган:
– гражданнарга ике меңнән алып дүрт мең сумга кадәр;
– вазифаи затларга – 15 меңнән алып утыз мең сумга кадәр;
– юридик белеме булмаган килеш эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларга 30 меңнән алып 40 мең сумга кадәр;
– юридик затларга – ике йөздән алып 400 мең сумга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X