Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экология

Районда санкцияләнмәгән 20 чүплек оясы бар

Аларның бер өлеше агымдагы ел ахырында юкка чыгарылачак.

Районда санкцияләнмәгән 20дән артык чүплек барлыгы ачыкланды, дип хәбәр итә муниципалитет сайты.

«Чүплекләрнең дүртесе авыл җирлекләрендә хасил булган. Ижевка һәм Тихоноводагы чүплекләр әлегә җыештырылмаган, ә менә Монай һәм Татчаллы җирлекләре башлыклары әлеге проблеманы хәл иттеләр, чүплек оялары юк ителде», – дип хәбәр итә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Метальников.

Шәһәр читендә 12дән артык чүплек хасил булган. Аларны шәһәрлеләр һәм шәхси оешмалар булдырган. Әгәр дә предприятиеләр үз гамәлләре өчен җаваплылык ала икән, очраклы рәвештә барлыкка килгән чүплекләр буенча гаепле кешеләрне табуы катлаулы.

Менделеевлыларга шәһәр һәм торак пунктларда чисталык тәэмин итү зарур. Чүпләмәгән урында чиста, дип юкка гына әйтмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев