Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экология

Районны балтырган баса

Районда кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булган үсемлек – балтырган таралуы турында халык арасында хәбәрләр күп йөри. Җәмәгатьчелек һәм халыкның күбесе бу хәлгә борчылуын белдерә. Әрсез үлән көннән-көн арта бара.

Тәнгә зыян салучы бу үсемлек район, авыллар һәм шәһәрләр җирлекләре башлыклары, җирдән файдаланучы башка кешеләрнең карамагында һәм алар бу үләннең таралуына киртә куярга бурычлылар.

Бүгенге көндә Татарстан территориясендә Сосновск балтырганы шактый киң таралган.

– Балтырганга ялгыш кына тисәң, аеруча кояшлы көндә тән тиресе I-III дәрәҗәдә пешәргә мөмкин. Әлеге үсемлектән зарарлануның билгеләре шул көндә генә түгел, бер-ике көн узгач та булырга мөмкин, – дип билгелиләр район үзәк хастаханәсе табиблары.

Сосновск балтырганы бер мәртәбә генә чәчәк ата һәм орлык бирә, ләкин аның орлыкларының югары продуктлы булуы, чапканнан соң да алар белән көрәшне авырайта. Балтырганның орлыгы 20 дән 100 мең данәгә кадәр булырга мөмкин. Алар ике чакрым ераклыкка таралырга сәләтле, әмма орлыкларның күбесе ана үсемлек янында кала.

Җиргә төшкән орлыкларның кышын тышчалары чери, ә үсемлектә булган эфир майлары, сумаласы һәм башка биологик актив матдәләре туфрак өслегенә чыга. Алар башка үсемлек орлыкларының акрын үсүенә китерә. Шулай итеп, балтырган орлыгы янәшәсендә көндәшсез мохит тудырыла һәм аның күкрәп үсүенә китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев