Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экология

Синоптиклар Татарстанда ноябрь аена һава торышы фаразлары белән бүлештеләр

Киләсе атна аномаль җылы булачак.

Татарстанда октябрь уртасына хас һава торышы урнашты. Гидрометүзәкнең дәвамлы фаразы буенча ноябрьдә һава торышы норма  кысаларында булырга тиеш иде. 

 

Метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итүенчә хәзер -1,5 градус булырга тиеш. Ә якын арада һава көндезен +6 градуска, төнлә +1 градуска кадәр җылыначак.  Бу аномаль температура нормадан 5-6 градуска югарырак дигән сүз.

“Без көньяк агымнар хөкем сөрә торган секторда яшибез. 1-нче ноябрьдән, 20-нче ноябрьдә тәмамланучы, кыш алды чоры бара. Гадәттә, ул тотрыклы кар катламы яту белән тәмамлана. Ләкин җылы һава торышы тору сәбәпле кар ятуы көтелми. Шулай да бер атнадан барысы да үзгәрүе бар”, - ди галим.

Исегезгә төшерәбез, октябрь ае да гадәттәгедән җылырак һәм яңгырлырак булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев