Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экология

Татарстан «Экология» проекты буенча урманнарны саклауга 200 млн сум тотачак

Агымдагы елда «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 197,7 миллион сум бүленгән.

Шул исәптән, 46,4 миллион сумы урман хуҗалыгы, янгын сүндерү техникасы һәм җиһазлар алуга билгеләнгән.

Акчалар 4,8 мең гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләрен башкаруга, 11 тоннадан артык орлык әзерләүгә, 30 миллион данәдән артык агач үсентесе үстерүгә тотылачак. Узган елда федераль бюджеттан урманнарны саклауга 121 миллион сум бүленгән булган. 11 тонна төрле агач орлыклары һәм имән чикләвеге җыелган, 2,4 мең гектар мәйданда яңа урман утыртылган, яңа техника һәм җиһазлар сатып алынган.

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты «Экология» илкүләм проекты һәм «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла. Аның максаты – урманнарны саклау һәм арттыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев