Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экология

Татарстанда «Балык – булсын!» акциясе үткәрелә

Ул биологик су ресурсларын саклауга һәм барлауга, кыш көннәрендә кислород җитмәү сәбәпле балыкларның үлүен булдырмауга юнәлдерелгән.

Аны биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты республиканың балык сәнәгате һәм муниципаль берлекләрнең башкарма комитетлары йогынтысында оештыра. 

Акция ел саен балыкларның үлемен булдырмау максатыннан үткәрелә. Күлләр һәм башка зур булмаган сулыклар калын боз белән капланганда, су астындагы җан ияләренә кислород җитми. Шуңа күрә балыклар һәм суүсемнәре һәлак булырга мөмкин. 

Федераль дәүләт күзәтчелегенең саклау буенча район бүлеге начальнигы Расил Рәхмәтуллин хәбәр итүенчә, Менделеевскида балыкларны кислород ачлыгыннан саклау мохтаҗлыгы юк. Чаралар республикада сулыклар боздан арынганчыга кадәр дәвам итәчәк.

Фото-превью www.pexels.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев