Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экология

Тупланган зыянны объектлар реестрына кертү

Татарстан властьлары Менделеевск районы территориясендәге тирә-як мохиттә тупланган химик җитештерү калдыклары өеменнән китерелгән зыянны Дәүләт объектлары реестрына кертү буенча эш алып баралар. Бу турыда республика экология һәм табигать ресурслары министрлыгының пресс-службасына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Яңа Кокшан авылында химик җитештерү калдыклары 1850 елда сәүдәгәр Капитон Ушков нигез салган химик производство эшләре нәтиҗәсендә барлыкка килә. Производство эше барышында предприятие янында калдыклар таудай җыела. Алар бүгенге көнгә кадәр торак пункт территориясендә саклана, дип билгелиләр пресс-службада.

– Республика бюджеты хисабына район муниципаль берләшмәсенә бирелгән средстволарга территориядә инженер эзләп табулары үткәрелде, нәтиҗәләр күрсәтүенчә, радиация фоны – тиешле нормада дип табылды. Әлеге ачыклаулар нәтиҗәсендә хәзер объектны Дәүләт тирә-юнь мохиткә җыелган зыянлы объектлар реестрына кертү буенча эш алып барыла (ГРОНВОС)", – дип сорауга җавап бирелә.

Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы бирелгән гаризаны карап, объектларны ГРОНВОСка кертү турындагы мәсьәлә уңай хәл ителсә, тиешле проект әзерләнәчәк, дип саный экология министрлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев