Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экология

Яңа Кокшанда 170 еллык сәнәгать калдыкларын тикшерү башланды

Әлеге чара туфракның зарарлану дәрәҗәсен күрсәтәчәк һәм аны киләчәктә эшкәртү планын төзергә ярдәм итәчәк.

Хәзер, проектлаштыру этабында, сәнәгать калдыклары һәм аның тирәсендәге туфрак пробаларын алу максаты белән скважиналар казыла. Алга таба әлеге пробалар химик составын һәм калдыкларның әйләнә тирәгә йогынтысын өйрәнү өчен лабороториягә юлланачак.


Эзләнү һәм проект документацияләрен ясау ҖЧҖ «Созидание» төзелеш компаниясе һәм ДБУ «Татарстан Республикасы геологиясе тарафыннан җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» белән берлектә алып барыла. Барлык эшләр дәүләт контрактын башкару кысаларында Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә оештырыла.
Яңа Кокшандагы калдык өемнәре сәүдәгәр К. Я. Ушаковның химия заводлары эшчәнлеге нәтиҗәсендә 1850 елда барлыкка килгәннәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кокшан посёлогында агулы калдыклар норма чиклэрендэ Новый Кокшан