Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экология

Ял итәргә була, су коенырга ярамый

“Бондюжский”, “Карповчы”, “Химик”, “Альфа” ТИС активистлары, 11 нче мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе коллективы, “Бердәм Россия”нең яшьгвардиячеләре, укучылар Кама яр буендагы ял зонасы территориясендә тырышып эшләделәр.

Быел ул өлешчә җиһазланды – шезлонглар, балалар өчен батут барлыкка килде. Бу 11 нче балалар бакчасы коллективының “Татнефть” ПАО линиясе буенча откан грант средстволары хисабына мөмкин булды.

– Бу безнең беренче генә өмә түгел, – ди проект авторы мәктәпкәчә учреждение мөдире Людмила Будник. – Бүген яр буен коры үләннән, пыяладан чистарттык, үләнне чаптык, ике “КамАЗ” чүп чыгарылды. Тиздән биредә ял өчен өстәлләр һәм урындыклар, беседка, эскәмияләр, балалар өчен уен элементлары барлыкка киләчәк, зонага сыйфатлы ком кертеләчәк.

Территорияне сизелерлек төзекләндерүгә дә карамастан, Камада су коену барыбер тыела, бу турыда кисәтүче аншлаг та бар. Менделеевлылар һәм кунаклар кагыйдәне истә тотарлар, сәламәтлекләрен һәм тормышларын куркынычы астына куймаслар дип ышанабыз. Ә яңартылган ял зонасы чисталыкта тотылыр дип. Моның өчен күп кирәкми – үз артыңнан чүп-чарны җыештыру җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев