Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экология

Үз ишегалдыңны, территорияңне тәртипкә китер һәм акчалата бүләк ал

Гомуми приз фонды 40 000 тәшкил итә.

Менделеевскида санитар-экологик икеайлык башланды. 

Бу турыда район җитәкчесенең ТКХ буенча беренче урынбасары Максим Санков хәбәр итте. Санитар-экологик икеайлык кысларында шәһәрдә шимбә һәм чәршәмбе өмәләре оештырыла. Акция йомгаклары буенча нәтиҗәләр ясала һәм «Иң яхшы балалар бакчасы», «Иң яхшы мәктәп», «Иң яхшы экоишегалды», «Иң яхшы предприятие» номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнә. Экологик акциянең гомум приз фонды 40 000 мең сум булачак. 

Шәһәрнең бюджет оешмалары, предприятиеләре коллективларын шимбә һәм чәршәмбе өмәләрендә катнашырга чакырабыз. 

Шәһәребезне чиста һәм пөхтә итик! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев