Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Абруйга кара тап төшереп

Суд каршына аңлы рәвештә җинаять эшләүдә гаепләнүче ике салалы басты. Бу эш җәй көне район авылларының берсендә була. 22 яшьлек А. һәм 20 яшьлек Б., кичен кибет янында булып, якынча сүз куешу буенча хулиганлык нияте белән корал сыйфатында металл торба һәм агач кәшәкә кулланып, башта парковкада торучы машиналарга берничә механик...

Суд каршына аңлы рәвештә җинаять эшләүдә гаепләнүче ике салалы басты.

Бу эш җәй көне район авылларының берсендә була. 22 яшьлек А. һәм 20 яшьлек Б., кичен кибет янында булып, якынча сүз куешу буенча хулиганлык нияте белән корал сыйфатында металл торба һәм агач кәшәкә кулланып, башта парковкада торучы машиналарга берничә механик җәрәхәт ясыйлар, аннан соң кул астына эләккән үсмерне кыйныйлар. Полицейскийлар килеп җитмәгән булса, бу хәлнең нәрсә белән тәмамланасын әйтүе кыен.

Аек акыл һәм хәтердә

Вакыйганың мондый борылыш алуы ике авыл халкы өчен дә көтелмәгән хәл була. Яшь кешеләр элек полиция күзенә чалынмаганнар. Икесе дә махсус белем алганнар, нефть тармагы фирмасында оператор булып эшләгәннәр. Характерлары буенча тыйнак, әдәпле һәм кече күңелле булганнар. Һәм кинәт кенә, язмыш шаяруы беләнме, яшьләрнең чит автомобильләргә һәм үсмергә карата ачулары кабара. Алар зыян күрүчегә физик авырту һәм баш мие селкенү белән тән җәрәхәтләре салалар, бармак фалангы сына, 21 көннән артыгракка сәламәтлеге торышы буенча эшкә сәләтен югалта. Өч хуҗага килгән зыян 104,5 мең сум тәшкил итә.

Хаталануыбызга үкенәбез...

Рәфис Әхмәтшин рәислегендәге тикшерү барышында һәм судта гаепләнүчеләр үз гаепләрен тулысынча таныдылар һәм үкенделәр, тәкъдим ителгән гаепләү белән тулысынча килештеләр. Аңлатуларынча, болар барысы да хатын-кыз өчен бәхәсләшеп чыга. Үзләрен каты җәзаламауларын үтенәләр. Җыелган һәм тикшерелгән эшләр буенча исбатлаулар җыелмасы РФ Җинаятьләр Кодексының ике маддәсе буенча суд гаепләве булды: чит милеккә аңлы рәвештә зыян салу - хулиганлык, балигъ булмаган үсмергә тән җәрәхәте салу эпизоды.

Суд карары

Суд хөкем ителгәннәрнең холкын төзәтү җәмгыятьтән аермыйча мөмкин дип санады һәм өч елга сынау вакыты белән өч ел ярымга шартлы рәвештә хөкем итү белән чикләнде. Йомшартучы хәлләр дә исәпкә алынды - егетләрнең хөкемгә тартылмавы, яшәү һәм эш урыннарыннан уңай характеристика, гаепләрен тулысынча танулары, җинаятьне ачуга актив булышулары һәм кылган гамәлләренә үкенүләре. Зыян күрүчеләрдән гражданлык дәгъвасы булмады. Бу тарихка нокта куелмады: юлдан тайпылган салалыларга суд җәмгыятьтән аерылмыйча төзәлү мөмкинлеге тәкъдим итте, кыңгыр гамәл кылганчы аның ахыргы нәтиҗәсен уйларга кирәклегенә басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев