Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Ачылмаган урлаулар

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә теркәлгән биш җинаятьнең икесе ачыкланмады, алар - урлаулар. Район авылларының берсендә яшәүче ирнең кәрәзле телефонын урлаган шәхеснең кемлеге билгесез. 1958 елгы шәһәрленең гаражыннан автомобиль тәгәрмәчләре, электр инструментлары алып чыгалар. Алдыйлар... 1990 елгы ир озак вакыт мошенниклык белән шөгыльләнә. Ачыкланган өч очрак бер үк сценарий буенча...

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә теркәлгән биш җинаятьнең икесе ачыкланмады, алар - урлаулар.
Район авылларының берсендә яшәүче ирнең кәрәзле телефонын урлаган шәхеснең кемлеге билгесез.
1958 елгы шәһәрленең гаражыннан автомобиль тәгәрмәчләре, электр инструментлары алып чыгалар.
Алдыйлар...
1990 елгы ир озак вакыт мошенниклык белән шөгыльләнә. Ачыкланган өч очрак бер үк сценарий буенча бара: 10 нчы холык төзәтү колониясендә җәзасын үтәүче ир телефон мошенниклыгын үзләштерә. Корбаны итеп сайлаган өч хатын-кызга үзен банк хезмәткәре дип таныта, аларның акча отуларын, аны Мәскәүдән барып алырга кирәклеген әйтә. Тегеләре килә алмауларын белдергәч, банк карточкаларының номерларын сорый, имеш, акча шунда күчәчәк. Нәтиҗәдә алданучылар зур суммада акчаларыннан колак кагалар.
Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Курорт", "Мәк" операцияләре үткәрелде, 1217 берәмлек автотранспорт тикшерелде.
ЮХИДИ линиясе буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 92 очрагы теркәлде, административ хокук бозулар өчен 18 беркетмә төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Ачылмаган урлаулар