Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Аек булмаган шоферлар намусында ике гомер

"Антипьянь" социаль проекты кысаларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең исерек килеш машина белән идарә иткән шоферларны ачыклау буенча рейдлары дәвам итә. ЮХИДИнең апрель аендагы эшчәнлеге нәтиҗәләре күрсәткәнчә, районда җиде юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның икесе - исерек шоферлар гаебе белән. Юл һәлакәтләрендә барлыгы биш кеше үлгән, сигезе җәрәхәтләнгән. Исерек килеш машина белән идәрә...

"Антипьянь" социаль проекты кысаларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең исерек килеш машина белән идарә иткән шоферларны ачыклау буенча рейдлары дәвам итә.
ЮХИДИнең апрель аендагы эшчәнлеге нәтиҗәләре күрсәткәнчә, районда җиде юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның икесе - исерек шоферлар гаебе белән. Юл һәлакәтләрендә барлыгы биш кеше үлгән, сигезе җәрәхәтләнгән. Исерек килеш машина белән идәрә иткән шоферларның намусында - ике үлүче һәм бер җәрәхәтләнүче. Узган елның шул чорында җиде юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше үлгән, унбере җәрәхәтләнгән. Бер юл һәлакәте исерек шофер гаебе белән теркәлгән, анда ике кеше яраланган, икесе үлгән.
- Апрельдә рейдлар барышында хезмәткәрләр 22 исерек машина йөртүчене тоткарладылар (2013 елда - 40), - дип ассызыклады ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Тәлгат Фазлыев. - Административ штраф түләмәүчеләрне ачыклауга күпчелек службаларны җәлеп итү белән РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 нче маддәсе 1 нче өлеше буенча төзелгән беркетмәләр саны ел башыннан 35кә кадәр артты, 2013 елда 58 иде.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганга билгеләнгән штрафларны түләмәүчеләргә административ арест киңрәк кулланыла башлады, аңа 13 кеше җәлеп ителде. Шул ук вакытта штрафны да түләргә туры киләчәк. Димәк, җәзаның котылгысызлыгы принципы гамәлдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск ДАИ тђрђзђсе “Антипьянь”