Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Ата-аналарга шәхси үрнәк һәм җаваплылык турында

Үсмерләрнең шәхесен формалаштыруның мөһим шартлары булып гаиләдәге атмосфера, тәрбия ысуллары, ата-аналарның шәхси үрнәге тора. Кызганычка каршы, соңгы елларда ата-аналарның балаларга карата агрессив яки битараф мөнәсәбәте киң таралыш ала. Бу, үз чиратында, балаларны өйдән китүгә, сукбайлыкка, күзәтүсезлеккә этәрә. Җинаять кылу моментына аерым шөгыльләре булмаган балигъ булмаганнар саны арта. Эчке эшләр органнары...

Үсмерләрнең шәхесен формалаштыруның мөһим шартлары булып гаиләдәге атмосфера, тәрбия ысуллары, ата-аналарның шәхси үрнәге тора.

Кызганычка каршы, соңгы елларда ата-аналарның балаларга карата агрессив яки битараф мөнәсәбәте киң таралыш ала. Бу, үз чиратында, балаларны өйдән китүгә, сукбайлыкка, күзәтүсезлеккә этәрә. Җинаять кылу моментына аерым шөгыльләре булмаган балигъ булмаганнар саны арта.

Эчке эшләр органнары күргән чаралар комплексына да карамастан, гаилә мөнәсәбәтләрендәге тискәре тенденцияләр үсә. Алкоголь, наркотик матдәләрне кирәгеннән артык кулланган ата-аналар балаларына минималь матди иминлек тәэмин итәргә сәләтле түгел, әхлакый яклау һәм тәрбия турында сүз дә бармый.
Үсмерләр мохитенең криминаллашуы җәмгыятьнең хәвефле күренеше булып калуын дәвам итә, безнең райондагы үсмерләр җинаятьчелеге белән бәйле оператив хәл дә искәрмә түгел.
Саннар һәм фактлар
2011 елда Менделеевск районы территориясендә ун балигъ булмаган тарафыннан 22 җинаять кылынган. 2012 елның алты аенда җиде үсмер 21 җинаять эшләгән.
Эчке эшләр бүлегенең профилактик исәбенә 16 уңышсыз гаилә һәм 42 үсмер куелды.
Һәркем ата-ана җаваплылыгы турында истә тотарга тиеш: балаларын тиешенчә тәрбияләмәгән яки тәрбияне бөтенләй башкармаган өчен Россия закончалыгы нигезендә ата-ана төрле юридик җаваплылыкка тартылырга мөмкин: административ - РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35 нче маддәсе буенча, гражданлык-хокук - РФ Гражданлык кодексының 1073-1075 нче маддәләре буенча, гаилә-хокук - РФ Гаилә кодексының 69, 73 нче маддәләре буенча, җинаять - РФ ҖК 156 нчы маддәсе буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Атааналарга шђхси њрнђк џђм ќаваплылык турында