Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Аварияләр атнасы

28 июль-3 август аралыгында район юлларында өч авария теркәлде. Тормозы тотмаган вахта автобусының тукталышны һәм фонарь баганасын бәрдерүе турында язган идек инде. 29 июльдә химзавод проходное янында исерек килеш җиңел машина йөрткән 1975 елгы шофер идарәне югалта һәм юл кырына төшә. Авария нәтиҗәсендә автомобиль пассажиры төрле тән җәрәхәтләре белән больницага...

28 июль-3 август аралыгында район юлларында өч авария теркәлде.
Тормозы тотмаган вахта автобусының тукталышны һәм фонарь баганасын бәрдерүе турында язган идек инде. 29 июльдә химзавод проходное янында исерек килеш җиңел машина йөрткән 1975 елгы шофер идарәне югалта һәм юл кырына төшә. Авария нәтиҗәсендә автомобиль пассажиры төрле тән җәрәхәтләре белән больницага озатыла.
2 августта шулай ук исерек шофер тиешле тизлекне сайламый һәм җәяүлеләр йөрү тыелган урыннан юлны аркылы чыгучы хатынны бәрдерә. Зыян күрүче төрле тән җәрәхәтләре - баш миенең ачык селкенүе, башы яралану, аягы сыну диагнозлары белән больницага озатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Авариялђр атнасы

2
X