Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Автомобиль хуҗасы белергә тиеш

Агымдагы елның июль аенда имтихан алу һәм теркәү бүлекләрен берләштереп, Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга буенча ЮХИДИ бүлеге ТИБ (теркәү-имтихан бүлеге) бүлекчәсе оештырылды. Машина йөртүгә хокук бирү таныклыгын алыштыру, транспорт средствосын (ТС) исәпкә алу һәм исәптән төшерү үзенчәлекләре турында сөйләвен үтенеп начальник Ә.Гафаровка мөрәҗәгать иттек. - Әнәс Мәснәвиевич, ТИБ эшчәнлеге...

Агымдагы елның июль аенда имтихан алу һәм теркәү бүлекләрен берләштереп, Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга буенча ЮХИДИ бүлеге ТИБ (теркәү-имтихан бүлеге) бүлекчәсе оештырылды. Машина йөртүгә хокук бирү таныклыгын алыштыру, транспорт средствосын (ТС) исәпкә алу һәм исәптән төшерү үзенчәлекләре турында сөйләвен үтенеп начальник Ә.Гафаровка мөрәҗәгать иттек.
- Әнәс Мәснәвиевич, ТИБ эшчәнлеге нидән гыйбарәт?
- Без Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе районнарына хезмәт күрсәтәбез. ТС белән идарә итүгә имтихан алу, гамәлдән чыккан машина йөртү таныклыкларын алмаштыру һәм дубликат бирү, хокукыннан мәхрүм ителгән машина хуҗаларының таныклыкларын исәпкә алу, шулай ук автомототранспортны теркәү һәм исәптән төшерү белән шөгыльләнәбез.
- Машина йөртүгә хокук бирүче таныклыкны алыштыру өчен нинди документлар кирәк?
- Гариза, билгеләнгән үрнәктә медицина белешмәсе (күчермәсе инспекторга бирелә), штрафлар булмау турында ЮХИДИ белешмәсе, ИНН, паспорт, машина йөртү таныклыгы һәм 800 сум акча түләгәнлеккә квитанция.
Хокук гамәлдән чыкканда РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.7 нче маддәсе 1 нче өлеше нигезендә 2500 сум штраф билгеләнә.
- Менделеевлыларны автомәктәп сайлау проблемасы борчый.
- Менделеевскида өч автомәктәп эшли: "Рубин-А" "Профессионал" һәм 7 нче мәктәп каршында "Престиж". Барлык автомәктәпләр дә ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы таләпләренә туры килә. Һәр очракта да автомәктәпнең лицензиясе барлыгы, курсантның нинди документлар алачагы һәм төркемнең ДАИ бүлегендә теркәлүе турында белешергә мөмкин. Автомәктәпләрне тәмамлаган дусларыгыз һәм коллегаларыгыз белән киңәшләшергә була.
- Әгәр автомобиль хуҗасы башка шәһәрдә укыган булса, теркәлү урыны буенча ТИБта имтихан тапшыру хокукы биреләме?
- Бу очракта уку турында таныклыкның чын булуы тикшерелә. Әгәр җавап уңай икән, имтихан бирүгә тәкъдим ителә: паспорт, курсларны тәмамлау турында таныклык, гариза, нарколог тамгасы белән медицина белешмәсе, автомәктәпнең лицензиясе, дәүләт пошлинасы түләү турында квитанция.
- Теркәү гамәлләре турында сөйләсәгез иде.
- 1001 нче приказ нигезендә ТС хуҗасына теркәлү урыны буенча субъектның теләсә кайсы ТИБ бүлекчәсендә рәсмиләштерү рөхсәт ителә. Мисал өчен, Әгерҗедә яши һәм шунда теркәлгән. Элек автомобиль хуҗасы машинасын Алабугада гына терки һәм исәптән төшерә алса, хәзер - ТИБ бүлекчәсе булган республиканың теләсә кайсы шәһәрендә.
Теркәү өчен гариза, сату-алу турында килешү, паспорт, дәүләт пошлинасы түләү турында квитанция тәкъдим итәргә кирәк. Документлар тапшыру алдыннан ТСның номер агрегатлары тикшерелә.
- Теркәү дәүләт билгесен бер машинадан икенчесенә күчереп саклап калып буламы?
- Бу бик гади эш. Машина хуҗасы ТСны исәптән төшергәннән соң 30 тәүлек эчендә икенче автомобилен исәпкә куярга тиеш. Бу турыда ТИБ начальнигы исеменә гариза языла. Бүгенге көндә гражданнарга уңайлы булсын өчен, элеккеге хуҗасын исәптән төшерми торып та транспортны сату-алу турында килешү төзергә мөмкин. Бу очракта машинаның яңа хуҗасы биш тәүлек эчендә транспортын теркәү-имтихан бүлегендә исәпкә куярга тиеш. Бу автоматик рәвештә эшләнә, иске теркәү билгеләрен саклап калу мөмкинлеге бар.
- Исәпкә куелган регионга алып бармый гына автомобильне теркәүдән алу тәртибе турында искәртеп китегез әле.
- Әгәр транспорт Россиянең башка субъектында теркәлгән, ә машина хуҗасы Татарстанда яши икән, бу хәлдән чыгуның ике юлы бар. Беренчесе - машина хуҗасына номер агрегатларын тикшертү өчен транспортын алып килергә кирәк, шуннан соң аңа ТСын бер мәртәбә техник тикшерү турында акт бирелә һәм ул, алып бармый гына, теркәлү урынындагы субъекттан исәптән алырга хокуклы.
Икенчесе: транспортка барлык документларны тәкъдим итәргә, ТИБ хезмәткәрләренә автомобиль теркәлгән бүлекчәдән запрос җибәрелә. Уңай җавап алынганнан соң, автомобиль хуҗасына хәбәр ителә.
- Әнәс Мәснәвиевич, автомобиль хуҗасы теркәү кагыйдәләренең нинди үзенчәлекләрен белергә тиеш?
- Сатып алганнан соң биш тәүлек эчендә автомобильне ЮХИДИ бүлегендә исәпкә куярга кирәк. Исәптән төшергәндә 20 тәүлеккә транзит номерлары бирелә. Теркәлмәгән транспорт белән идарә итүчегә 300 дән 800 сумга кадәр штраф каралган. 14 яше тулмаган балигъ булмаган РФ гражданинына исәпкә куйганда законлы вәкиленнән гариза кирәк, 14 яшьтән 18 яшькә кадәргеләр попечителеннән (әти-әнисе, уллыкка алган кеше) - язма рөхсәт.
Әгәр гражданин РФнең башка субъектында яшәү урыны буенча теркәлгән булса, транспортны исәпкә алу башкарылмый, вакытлыча 6 айга гына исәпкә алынырга мөмкин.
- Автомобильне гамәлдән чыгару ничек башкарыла?
- Моның өчен автомобильгә барлык документлар һәм дәүләт билгеләре кирәк. Номер агрегатын тикшерү өчен автомобильне алып килү мәҗбүри түгел. Гариза, 100 сум дәүләт пошлинасы түләү турында квитанция документлар белән берлектә ТИБ инспекторына тапшырыла.
- Әнәс Мәснәвиевич, менделеевлыларга ТИБ бүлекчәсе эшчәнлеге графигын һәм дәүләт пошлинасы күләмен тагын бер кат искәртеп үтегез әле.
- Дәүләт пошлинасы күләме: машина йөртү таныклыгын алыштыру - 800 сум, аны югалткан өчен штраф - 1300 сум, исәпкә кую - 2000 сум, исәптән төшерү - 300 сум, ПТС алмаштыру - 500 сум, "транзит" билгесе алмыйча гына исәптән төшерү - 100 сум.
Без автомобиль хуҗаларын түбәндәге график буенча кабул итәбез: дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга - 8 дән 18 сәгатькә, сишәмбе - 8 дән 16.30 сәгатькә, шимбә - 8 дән 13.00 сәгатькә кадәр. ТИБ гражданнардан гаризаларны төшке ашка туктамый кабул итә. Белешмә өчен телефоннар: начальник - 885557-3-10-28; инспектор - 885557-3-00-69.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Автомобиль хуќасы белергђ тиеш