Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Бабайга “Жигули” кирәкме?

Узган атнада полиция бүлегендә 12 җинаять теркәлде. Шуларның тугызы "кайнар эздән" ачыкланды. Автомобилегезне саклагыз 25 яшьлек егет "Жигули" автомобилен куып алып киткән һәм юл-транспорт һәлакәтенә очраган. Нәтиҗәдә зыян күрүче машина урлаган егетнең бабасы булуы билгеләнгән. Тихоново авылында "Жигули" машинасының уникенче моделе урланган. Зыян күрүче шәһәр хатыны булган. Бу җинаять буенча...

Узган атнада полиция бүлегендә 12 җинаять теркәлде. Шуларның тугызы "кайнар эздән" ачыкланды.
Автомобилегезне саклагыз
25 яшьлек егет "Жигули" автомобилен куып алып киткән һәм юл-транспорт һәлакәтенә очраган. Нәтиҗәдә зыян күрүче машина урлаган егетнең бабасы булуы билгеләнгән.
Тихоново авылында "Жигули" машинасының уникенче моделе урланган. Зыян күрүче шәһәр хатыны булган. Бу җинаять буенча тикшерү эшләре алып барыла.
Бәйрәм дип тормаган
Җиңү бәйрәме көнне Ык Тамагында яшәүче 65 яшьлек ир үзенең характерын күрсәтергә теләп, дача күршесе яшь ханымга шешә белән сугып үтерергә яный, аның йортына ут төртә. Бер ир-егеткә көрәк белән кизәнә, икенчесен кыйный һәм аңа этен өстерә. Зыян күрүчеләр ярдәм сорап полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә.
"Уылдык чәчү" операциясе
Бу операция барышында браконьерлык очраклары күзәтелде. Ижевкада яшәүче өч капчык балык белән тотылган. Ау ярдәмендә балык чиртергә яраткан алабугалы кирәк-яракларыннан мәхрүм була. Әлеге операция 10 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Дүрт яшүсмер полиция бүлегенә китерелде, аларның өчесе комендант сәгатен бозган.
ЮХИДИ линиясе буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 86 очрагы теркәлде. Сәрхүш баштан руль артына утырган җиде шофер тоткарланды.
18 кешегә административ җәза билгеләнде, алар арасында ата-ана вазифасын тиешенчә үтәмәгән, җәмәгать урыннарында исереп йөргән, төнге сәгатьләрдә гражданнар тынычлыгын бозганнар һ. б. лар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары криминаль хроника