Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Балалар белән эшләүдә иң мөһиме – ихласлык

Район мәдәният йортында Павел Миронов рәислегендә балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Аның темасы "Тормышта авыр хәлдә калган һәр яшүсмергә иҗтимагый тәрбияче беркетеп, "Остазлык институты"н гамәлгә кертү" булды. Бүгенге көндә бу закон бозган яшүсмерләргә уңай йогынты ясауның бер ысулы. Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегендә 41 үсмер,...

Район мәдәният йортында Павел Миронов рәислегендә балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Аның темасы "Тормышта авыр хәлдә калган һәр яшүсмергә иҗтимагый тәрбияче беркетеп, "Остазлык институты"н гамәлгә кертү" булды.

Бүгенге көндә бу закон бозган яшүсмерләргә уңай йогынты ясауның бер ысулы. Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегендә 41 үсмер, 17 уңышсыз гаилә исәптә тора. 30 балигъ булмаган, 46 уңышсыз гаилә (аларда 91 бала тәрбияләнә) комиссия тарафыннан исәпкә куелган.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Александр Макаров сүзләренчә, бүгенге көндә социаль тискәре күренешләрнең күбесе уңышсыз гаиләләрдә күзәтелә, шуның өчен профилактик эшне дә җәмгыятьнең шушы ячейкасыннан башларга кирәк.
"Яшүсмерләргә җәмгыять тәрбиячеләре турында" закон Татарстанда 2009 елда кабул ителде. Безнең районда бу өлкәдә уңай эш тәҗрибәсе бар. Утырышта әйтелгәнчә, "Форпост" үзәге директоры Эдуард Суфиев, Социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Екатерина Кузнецова һәм Ксения Рудакова, 4 нче мәктәпнең социаль педагогы Айсинә Хөсәенова яхшы күрсәткечләргә ирештеләр.
- Бала белән генә түгел, аның гаиләсе белән дә эшләдек, низагларны бетерергә омтылдык, яшүсмерләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрдек, дәресләргә йөрүләрен контрольдә тоттык, укытучы һәм классташлары арасында үзара мөнәсәбәтләрне җайларга ярдәм иттек, - диләр җәмгыять тәрбиячеләре.
А.Хөсәеновага һәм К.Рудаковага дипломнар тапшырылды.
Комиссиянең җаваплы секретаре Оксана Шалаумова билгеләп үткәнчә, җәмгыять тәрбиячеләренең эше җентеклелекне таләп итә, исәптә торучы яшүсмерләрнең күбесе социаль куркыныч тудырырга мөмкин. Аларга остазлар шәһәр предпиятиеләре, оешмалары җитәкчеләре арасыннан сайланды, аларга балигъ булмаганнарны реабилитацияләү программасын төзү һәм аны гамәлгә ашыру йөкләнә. Балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе инспекторы Сергей Метальников бу эшнең кураторы булачак.
Нәтиҗәдә Валентина Пономаревага, Денис Канахинга, Марат Зариповка һәм Сергей Даниловка җәмәгать тәрбиячеләре таныклыклары тапшырылды.
- Балигъ булмаганнар белән эшләгәндә ихлас күңелле һәм түзем булыгыз, алар ясалмалылыкны тиз тоялар, моның файдасы булмаячак, - диде комиссия рәисе Павел Миронов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Балалар белђн эшлђњдђ ић мљџиме – ихласлык