Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

“Балалар” фаҗигаләрен ничек булдырмаска

Җинаятьчеләр һәм балигъ булмаган корбаннар турында озак истә тоталар, профилактиканың һәм социаль яклауның иң җитди чараларын күрәләр. Зурлар гаебе буенча аварияләрдә зыян күргән балалар турында җәмгыять газетада мәкалә укыган яки телевизион сюжет караган чорда гына истә тота. Авария кылуда гаепле шоферның гамәлләрен җавапсызлык, уйламаган һәм салкын караш дип атыйлар. Балалар...

Җинаятьчеләр һәм балигъ булмаган корбаннар турында озак истә тоталар, профилактиканың һәм социаль яклауның иң җитди чараларын күрәләр.
Зурлар гаебе буенча аварияләрдә зыян күргән балалар турында җәмгыять газетада мәкалә укыган яки телевизион сюжет караган чорда гына истә тота. Авария кылуда гаепле шоферның гамәлләрен җавапсызлык, уйламаган һәм салкын караш дип атыйлар.
Балалар юл-транспорт травматизмының социаль авырлыгын принципиаль бәяләсәк, машина салонында балалар булган шоферның тәвәккәл узышка, балалар да йөргән җәяүлеләр аркылы үтү урынына чыгуын, балаларны махсус җайланмалардан башка, куркынычсызлык каешларын эләктермичә алып баруын, кечкенә велосипедчыны күреп тизлеген киметмәвен, балага мотоцикл ачкычын калдыруын яшь юл хәрәкәтендә катнашучыларның сәламәтлегенә һәм тормышына реаль куркыныч тудыра дигән фикергә киләбез.
Кызганычка каршы, югалту авырлыгын аңлау һәм чын күңелдән үкенү кайгы белән бергә генә килә. Баланы каеш белән эләктермичә, балалар автокреслосында ныгытмыйча юлга кузгалырга, кечкенә җәяүле яки велосипедчы алдында тормозга басмыйча каршы як хәрәкәт полосасына чыгарга ярамаганлыкны үзләштерү өчен юл буйларына балалар фотографияләре белән күпме һәйкәлләр куярга кирәк соң?
Тәлгат Фазлыев, ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары ДАИ тђрђзђсе