Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе утырышыннан

Район прокуратурасында балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда прокурор ярдәмчесе Д.Салехов, социаль педагоглар, психологлар, табиб-нарколог Н.Әхмәдуллина һ.б.лар катнашты. Утырышка административ беркетмә төзелгән яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре чакырылды. Шул ук көнне Тихоновода балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенең күчмә утырышы узды. Моңа авылда яшәүчеләрнең мәктәп укучысын спиртлы эчемлек куллануга җәлеп итүе...

Район прокуратурасында балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Анда прокурор ярдәмчесе Д.Салехов, социаль педагоглар, психологлар, табиб-нарколог Н.Әхмәдуллина һ.б.лар катнашты. Утырышка административ беркетмә төзелгән яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре чакырылды.
Шул ук көнне Тихоновода балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенең күчмә утырышы узды. Моңа авылда яшәүчеләрнең мәктәп укучысын спиртлы эчемлек куллануга җәлеп итүе сәбәпче булды. Комиссиягә чакырылган биш өлкән кешенең һәркайсына, шулай ук җиденче сыйныф укучысына һәм аның әнисенә 1,5 мең сум күләмендә штраф салынды. Кызга 16 яшь тә тулмаган. Әмма ул исерек хәлдә берничә мәртәбә теркәлгән. Бала тәрбияләү вазифасы йөкләнгән әнисе дә административ җаваплылыкка тартылган.
Утырыш барышында Тихоново авыл җирлеге башлыгы Екатерина Филатова балигъ булмаганнар арасында хокук бозуны профилактикалау, социаль куркыныч тудыручы гаиләләрне иртәрәк барлау турында чыгыш ясады.
Тихоново мәктәбе директоры Сергей Крюков уңышсыз гаиләләр һәм мәктәптә исәптә торучы укучылар белән эшләү турында сөйләде.
- Бу көнне 12 беркетмә төзелде, - дип билгеләп үтте балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия рәисе Гөлүзә Гыйззәтуллина. - Ул кыз белән педагоглар һәм белгечләр эшли. Ә вакыйгада катнашкан өлкәннәр, һичшиксез, нәтиҗә ясаганнардыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск прокурор Нарколог Психолог