Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Бер хатын әйтте, яки бер гайбәт хроникасы

Барлык заманнарда да теле озын күршеләрнең яки дошманнарның нахак сүзләре һәм гайбәтләре әйләнә-тирәдәгеләргә күңелсезлекләр китергән, җитди борчылулар, хәтта шәхси фаҗигалар өчен сәбәп булган. Без сөйләячәк вакыйга Акътәҗек авылында була һәм тулы хокук белән Андрей Малаховның "Пусть говорят" тапшыруының чираттагы темасына дәгъва итә ала. Авылдашлар арасындагы соңгы чиккә җитеп кызган мөнәсәбәтләр...

Барлык заманнарда да теле озын күршеләрнең яки дошманнарның нахак сүзләре һәм гайбәтләре әйләнә-тирәдәгеләргә күңелсезлекләр китергән, җитди борчылулар, хәтта шәхси фаҗигалар өчен сәбәп булган.
Без сөйләячәк вакыйга Акътәҗек авылында була һәм тулы хокук белән Андрей Малаховның "Пусть говорят" тапшыруының чираттагы темасына дәгъва итә ала. Авылдашлар арасындагы соңгы чиккә җитеп кызган мөнәсәбәтләр суд белән тәмамлана.
Надежда Никитина опекага биш бала ала, ләкин яңа гаиләдә аларга җиңел булмый. Күрше авылдагы икенче бер гаилә шулай ук дүрт ятимне сыендыра. 15 яшьлек Карина Акътәҗектәге Лидия Никитина гаиләсендә яшәргә тели - ул хуҗабикәнең тәрбиягә алган кызы Даша һәм калган гаилә әгъзалары белән дуслаша.
Озакламый Надежда Никитинадан Лидия һәм Александр Никитиннарның тәрбиягә кабул иткән балаларының амораль тәртибе турында прокуратурага гариза алына. Ул хәбәр иткәнчә, Даша Симакова һәм Карина Гаязова исерек килеш клубта күренгәннәр, җенси тормыш белән яшиләр, ә Даша 14 яшендә аборт ясаткан. Опекуннар үзләренә кабул иткән кызларның мондый тәртибен яшерәләр, өстәвенә, балалар әти-әнисе оештырган ларёкта спиртлы эчемлекләр сатуда катнашалар.
Бу гайбәт тиз арада авылга тарала.
- Мин бу вакытта больницада ята идем, - дип сөйли Даша. - Сыйныфташларым шалтыратып, чыннан да шундый операция кичерүем белән кызыксына башладылар.
- Ул вакытны куркыныч төш кебек искә алабыз, - ди Карина. - Бик авыр булды.
Кызлар җитди психологик стресс чигендә яшиләр, ярсучан һәм үз эчләренә бикләнгән булалар. Үсмер кызларны интим характердагы пычрак гайбәтләр тирән яралый. Тәрбиягә алган әти-әниләре дә бик борчыла.
Февральдә Никитиннарга элек кызларның берсе яшәгән Алабуга балалар йорты директоры шалтырата һәм аңа "Надежда Никитинадан барысы да билгеле булуы" турында хәбәр итә. Мәгълүматның дөреслеге яки нахак булуы опека бүлеге белгечләрен дә дулкынландыра. Мартта кызларны әти-әниләре белән балигъ булмаганнар эшләре инспекциясенә чакыралар. Хакыйкатьне билгеләү өчен, кызларны табиб-гинеколог тикшерә, ә Дашага карата медицина экспертизасы үткәрелә. Медицина тикшерүе акты нигезендә, Н.Никитина бәян иткән фактлар расланмый, ике кыз да саф.
- Әгәр эш үз кызыма кагылса, мин суд инстанцияләренә мөрәҗәгать тә итмәгән булыр идем, - ди Лидия Никитина. - Ләкин бу балаларны миңа дәүләт ышанып тапшырды, мин аларны якларга, иминлеген кайгыртырга бурычлы. Кызларның борчылуларын күрү авыр булды. Һәм аларга әйттем: "Дөреслеккә закон буенча ирешәчәкбез".
Тәрбиягә бала кабул иткән ананың әхлакый зыянны каплау турында дәгъвасы буенча гражданлык эшен суд июнь башында тикшерә. Суд утырышында Лидия Никитина дәгъва таләпләрен арттыра: аның файдасына 100 мең сум, балигъ булмаганнарга карата әхлакый зыянга компенсацияне 500 мең сум, адвокат хезмәтләренә чыгымнарны 13250 сум күләмендә билгеләргә.
Рәислек итүче судья Гөлнирә Маннапова комментарий биргәнчә, дәгъва белән мөрәҗәгать итүче сүзләренчә, Надежда Никитина, негатив мәгълүмат таратып, кызларның гына түгел, имеш аларны тәрбияли алмаган әниләренең дә данын каралтырга тели.
Судка чакырылган шаһит Алабуга балалар йорты директоры сөйләвенчә, аңа февральдә Надежда Никитина шалтырата һәм болай ди: "Сез миннән балаларны алдыгыз, хәзер Даша эчә, аборт ясатты, кулдан-кулга йөри". Шалтырату эзеннән директор педсовет җыя, Лидия Никитина белән элемтәгә керә, опека органы инспекторларыннан хәлне ачыклый. Надежда Ивановна элек балалар йорты шәкерте Каринаның опекуны булып тора. Ләкин кызны тәрбияләү белән тиешенчә шөгыльләнмәгәнгә, Каринаны аннан алырга туры килә. Балалар йорты җитәкчесе Лидия һәм Александр Никитиннарның гаиләсен уңай яктан характерлый. Учреждение үз шәкертләренең тормышын күзәтә, кызларга Никитиннар гаиләсендә уңайлы, алар пөхтә киенгән, тамаклары тук, яхшы укыйлар.
Суд карары буенча дәгъва өлешчә канәгатьләндерелде - Надежда Никитина Лидия Семёновна файдасына 10 мең сум түләргә тиеш, юридик хезмәтләр күрсәтүгә чыгымнар - 5 мең сум, дәүләт пошлинасы - 400 сум, кызлар файдасына - 15әр мең сум. Надежда Никитина райсуд карары белән риза түгел, сумманы нигезсез югары дип исәпли. Республика Югары Судының гражданлык эшләре буенча суд коллегиясе аның апелляция шикаятен тикшерде һәм болай дип билгеләде: район суды карарын үзгәрешсез калдырырга.
Вакыйга логик тәмамланды кебек, үсмерләрнең һәм ата-аналарының намусы акланды. Ләкин авылда һаман да имеш-мимешләр тынмый, гайбәтләргә яңа детальләр өстәлә. Кызларның тормышы өчен куркып, аларны кырын карашлардан, урынсыз сораулардан сакларга теләп, Лидия Никитина ярдәм сорап редакциягә мөрәҗәгать итте.
- Без бу вакыйганы әйләнә-тирәгә ишеттерергә телибез, - ди Лидия Семёновна, - суд карарын киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә һәм кызларның намуслы исемнәрен торгызырга.
Кызларның әти-әнисе аларны яклап, дөреслеккә суд аша ирешеп, зирәк гамәл кылдылар.
Роза Шәрәфиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары суд залыннан