Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Билгесезлеккә юл

Казино һәм уен автоматлары заллары эшчәнлеге тыела. Тәртип сагында тору полиция вазифасына керә. Әмма алар белән көрәшү җиңел түгел: бер ноктада ябалар, икенче урында башка кешенең ноктасы барлыкка килә. Без 22 мартта рейд чаралары барышында Менделеевскида полицейскийлар тарафыннан законсыз комарлы уен эшчәнлеге очрагы ачыклануы турында хәбәр иткән идек. Элеккеге автовокзал...

Казино һәм уен автоматлары заллары эшчәнлеге тыела. Тәртип сагында тору полиция вазифасына керә. Әмма алар белән көрәшү җиңел түгел: бер ноктада ябалар, икенче урында башка кешенең ноктасы барлыкка килә.
Без 22 мартта рейд чаралары барышында Менделеевскида полицейскийлар тарафыннан законсыз комарлы уен эшчәнлеге очрагы ачыклануы турында хәбәр иткән идек. Элеккеге автовокзал бинасында (Химиклар урамы, 1а) Интернет системасы аша азартлы уеннар оештырганнар. Аннан тугыз системалы блок, ике монитор, шәхси эшмәкәрнең бүлмәсеннән 16 монитор, 15 системалы блок, 15 картридер алынды. Лотерея уйнату исеме астында азартлы кешеләрнең акчаларын суырып алу белән шөгыльләнәләр. Тойма урамында урнашкан гараждан тагын сигез системалы блок һәм мониторлар алынды.
Россия ЭЭМ район бүлеге начальнигы Геннадий Сушков билгеләп үткәнчә, законсыз азартлы уеннар оештырган өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.1.1 маддәсе буенча административ тикшерү алып барыла.
Шуны искәртеп үтәргә кирәк, махсус билгеләнгән дүрт зона: Алтай, Приморск крайлары, Краснодар крае чигендә, Ростов өлкәсе һәм Калининград өлкәсеннән тыш Россия территориясендә комарлы уеннар эшчәнлеге тыела. Закон уен зоналарыннан тыш букмекер конторалары эшчәнлегенә рөхсәт бирә.
- Уен бизнесына каршы көрәш районда даими алып барыла, - дип сөйли җинаятьләрне тикшерү бүлеге начальнигы Джонполад Ахмедов. - Әмма бу биналар ябык типта, "үз кешеләр" өчен. Аны фаш итәр өчен бинага эләгергә кирәк. Кагыйдә буларак, салоннар лотерея яки компьютерныкы буларак теркәләләр, ә аларга рөхсәт бирелә, димәк, хокук саклау органнары тикшерә алмый. Уенчык өстерәп алучы автомат-краннар шулай ук рөхсәт ителгән шөгыль.
Комарлы уен бизнесын законсыз оештырган өчен нинди җәза каралган? - бу турыда прокурор урынбасары Гүзәл Хәбибуллинадан сорадык.
- Административ закон нигезендә, законсыз комарлы уен бизнесы оештыручыларга һәм бина персоналына өчтән биш мең сумга кадәр штраф каралган. Җинаять җаваплылыгы 500 мең сумга кадәр штраф яки 180 нән 240 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш. Арендага бирүчеләр өчен закон буенча җаваплылык каралмаган.
Менделеевлылар да ярдәм итә ала. Әгәр сезнең күзәтүләр буенча кайдадыр яшерен комарлы уен булуын белсәгез, бу турыда 02 телефоны аша дежур частька хәбәр итегез. Көч структуралары тикшерү үткәрерләр. Дөрес, бу проблемага "Ул миңа кагылмый" принципы буенча карарга да була. Әмма уенга бәйлелек аерым кеше проблемасы гына булып саналамы? Психологлар фикеренчә, уйнаучыны дәвалау алкоголикны дәвалауга караганда катлаулырак. Уенчының күңеле янып торучы утлар һәм төймәләр әсирлегендә, анда җиңел, матур һәм бернинди гаилә, көнкүреш проблемасы юк. Нәтиҗәдә уйнаучы тормыш ямен югалта, хыялланудан һәм нәрсәгә дә булса омтылудан туктый.
Резеда Шәйхетдинова, полиция бүлеге начальнигы ярдәмчесе
Роза Шәрәфиева,үз хәбәрчебез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары КАзино