Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Бурычлылар чит илгә чыга алмый

Җәй җитүгә менделеевлылар ял итү урыны эзли, төрле җиргә баруны планлаштыра. Белгечләр чит илгә чыгарга җыенучыларның фатирга, салым һәм штрафларны түләү буенча бурычлары булу-булмауны ачыкларга киңәш итә. Югыйсә, чикне кисеп чыкканда андыйларның күңелсезлеккә очравы мөмкин. Алардан котылу өчен отпуск ялында кайдадыр барырга җыенучылар редакциягә сорау белән мөрәҗәгать итте. Сорауга Менделеевск...

Җәй җитүгә менделеевлылар ял итү урыны эзли, төрле җиргә баруны планлаштыра.
Белгечләр чит илгә чыгарга җыенучыларның фатирга, салым һәм штрафларны түләү буенча бурычлары булу-булмауны ачыкларга киңәш итә. Югыйсә, чикне кисеп чыкканда андыйларның күңелсезлеккә очравы мөмкин. Алардан котылу өчен отпуск ялында кайдадыр барырга җыенучылар редакциягә сорау белән мөрәҗәгать итте. Сорауга Менделеевск районара суд приставлары бүлеге начальнигы урынбасары Наталья Шәфыйкова җавап бирә.
- Кредит, штраф, алиментны вакытында түләмәсәм, мине чит илгә чыгаралармы?
- Ниндидер бурычны түләмәү турыдан-туры чит илгә чыгуга комачаулык тудырмый. Әмма РФ Конституциясенең 55 нче маддәсе һәм "Россия Федерациясе чикләренә чыгу тәртибе турында" федераль закон буенча суд билгеләгән йөкләмәләрне үтәүдән баш тарткан очракта гражданнарның чит илгә чыгуы вакытлыча чикләнә. Суд яки приставлар карары буенча башка илгә бару суд карарын ирекле үтәү вакыты чыкканда яки бу эш буенча тикшерү башланганда чикләнә. Пристав-башкаручы бурычлы кешене кабул ителгән карар белән таныштырырга тиеш.
- Бу чикләүне ничектер юкка чыгарып буламы?
- Мөмкин, әмма тиз генә түгел. Иң элек бурычны түләргә һәм суд карарын үтәү турында приставка документ тәкъдим итәргә кирәк. Шуннан соң ул вакытлы чикләүне алу турында карар чыгара һәм аны суд приставлары службасы территориаль идарәсенә юнәлдерә, ә анда чикләүне кире кагу рәсмиләштерелә. Аннан документ РФ Куркынычсызлык буенча федераль службасының чик буе контроле идарәсе һәм федераль миграция службасының региональ идарәсе начальникларына җибәрә. Шул ук вакытта суд приставы-башкаручы чикләүне кире кагу турында карарның күчермәсен юнәлдерә.
- Әгәр карарның күчермәсен чик буен үткәндә генә күрсәтсәң?
- Бу мөмкин түгел. Контроль үткәрү пункты хезмәткәрләре кешеләрдән мондый документ кабул итми.
- Россия чикләреннән чыгу нинди вакытка чикләнә?
- Суд приставы-башкаручы билгели торган вакыт алты айдан артырга тиеш түгел. Әгәр бурычлы кеше үз йөкләмәсен үтәсә, 24 сәгать эчендә пристав вакытлы чикләү турында карарны үзгәртергә тиеш.
- "Сезгә чыгу тыела!" дигән сүзләрне ишетмәс өчен, чикне үтәргә җыенган кешегә мәгълүмат өчен кайда мөрәҗәгать итәргә?
- Ялыгызны бозмас өчен, чит илгә чыгарга ниятләр алдыннан яшәү урыны буенча суд приставларына мөрәҗәгать итеп, сезгә илебез чикләрен үтүгә чикләү юклыгын аныкларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары Менделеевск районы Бурычлылар чит илгђ чыга алмый