Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Үч иткән...

17-23 сентябрь аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән җиде җинаятьнең алтысы тиз арада ачыкланды. Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Мәк", "Уңыш", "Нефть", "Күзәтчелек" операцияләре үткәрелде, 1100 берәмлек автотранспорт тикшерелде. Велосипед карагы Аның әлегә шәхесе ачыкланмаган. "Спорт яратучы" карак 1947 елгы шәһәрленең сараеннан үсмерләр велосипеды урлый, хуҗага...

17-23 сентябрь аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән җиде җинаятьнең алтысы тиз арада ачыкланды.
Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Мәк", "Уңыш", "Нефть", "Күзәтчелек" операцияләре үткәрелде, 1100 берәмлек автотранспорт тикшерелде.
Велосипед карагы
Аның әлегә шәхесе ачыкланмаган. "Спорт яратучы" карак 1947 елгы шәһәрленең сараеннан үсмерләр велосипеды урлый, хуҗага килгән зыян - 7 мең сум.
Исереклегеннән файдаланып
Район авылларының берсендә яшәүче 45 яшьлек ир исереклегенең корбаны була. Аның банк картасыннан 30 мең сум акчасын алалар. Җинаять кылуда шикле тоткарлана.
Үч иткән...
Район авылларының берсендә яшәүче 1944 елгы ир элеккеге хатынының йортына керә һәм аның тунына, пәлтәсенә кислота сибә.
Атна дәвамында административ хокук бозулар өчен 31 беркетмә төзелде, 15е - җәмәгать урыннарында исерек килеш күренгән өчен. ЮХИДИ линиясе буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 104 очрагы теркәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Њч иткђн...