Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Декада старт алды

27-28 сентябрьдә Санкт-Петербург шәһәрендә "Юллардагы куркынычсызлык - куркынычсыз тормыш өчен" дүртенче халыкара конгресс уздыруга багышлап декада оештырыла. "Балаларның юл куркынычсызлыгы" декадасы 19-28 сентябрь көннәрендә юл травматизмын профилактикалау һәм балигъ булмаганнарны аварияләрдән саклау максатыннан үткәрелә. Аның кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре җәмәгатьчелек, ата-аналар һәм балалар арасында аңлату эшләре алып барачак, кирәкле мәгълүмат белән...

27-28 сентябрьдә Санкт-Петербург шәһәрендә "Юллардагы куркынычсызлык - куркынычсыз тормыш өчен" дүртенче халыкара конгресс уздыруга багышлап декада оештырыла.
"Балаларның юл куркынычсызлыгы" декадасы 19-28 сентябрь көннәрендә юл травматизмын профилактикалау һәм балигъ булмаганнарны аварияләрдән саклау максатыннан үткәрелә. Аның кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре җәмәгатьчелек, ата-аналар һәм балалар арасында аңлату эшләре алып барачак, кирәкле мәгълүмат белән тәэмин итәчәк. Уку учреждениеләрендә ачык дәресләр, әңгәмәләр, конкурслар, викториналар, акцияләр, тематик чаралар әзерләү планлаштырыла. Ата-аналар белән темага багышланган очрашулар оештырылачак. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен олимпиадаларда ачыклаячак.
ЮХИДИ хезмәткәрләренә юлны аркылы чыгу һәм башка тиешле урыннарда юл билгеләре булуны тикшерү йөкләнә. Декада кысаларында үткәргән чаралар балалар белән бәйле аварияләрне кисәтер дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Декада старт алды

2
X