Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Ел башыннан йодрык астында

1-7 апрель аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән унбер җинаятьнең барысы да тиз арада ачыкланды. Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан "Урам", "Притон", "Шартлы хөкем ителүче", "Армиягә барудан качып йөрүче" чаралары, "Кайда үлем сатуларын хәбәр ит" акциясе үткәрелде, 1035 берәмлек автотранспорт тикшерелде. Мошенниклык Район авылларында яшәүче 1963 елгы ир 14 мең...

1-7 апрель аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән унбер җинаятьнең барысы да тиз арада ачыкланды.
Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан "Урам", "Притон", "Шартлы хөкем ителүче", "Армиягә барудан качып йөрүче" чаралары, "Кайда үлем сатуларын хәбәр ит" акциясе үткәрелде, 1035 берәмлек автотранспорт тикшерелде.
Мошенниклык
Район авылларында яшәүче 1963 елгы ир 14 мең сумлык нетбугыннан колак кага. Аны 29 яшьлек ир алдау юлы белән ала. Тикшерү эше бара.
Чит милекне урлау
Күрше шәһәрдән килгән 1986 елгы ханым кәрәзле телефоныннан колак кага. 3299 сумлык аралашу чарасын билгесез кеше урлый. Тикшерү барышында угры тоткарлана.
Ел башыннан йодрык астында
Ике менделеевлының исерек низагы үтерү белән янауга барып җитә. 29 яшьлек иргә 31 яшьлеге яный, сүзләрен җөпләп, кулына пычак та ала.
Район авылларының берсендә 1981 елгы ханым 21 яшьлек өйдәше тарафыннан зыян күрә. Егет аны ел башыннан бирле йодрык астында тота.
Чит милеккә зыян салу
Шәһәр йортларының берсенең ишегалдында торучы машинага зыян салына. Хокук бозучы - 78 яшьлек әби. Район авылларының берсендә билгесез шәхесләр 1962 елгы ирнең капкасын бүрәнә белән сугып зарарлыйлар.
Кыйнаулар
Мәктәп укучыларының көч сынашуы 5 нче сыйныфта укучы малайның 6 нчы сыйныфтагысын кыйнавы белән тәмамлана. 1980 елгы ханым бер фатирда икенче хатынны кыйный, 1992 елгы егетнең курткасын ерта, кулын тешли.
Веналарын кискән
Зыян күрүче - 1991 елгы егет. Ул исерек килеш веналарын кисә, үз-үзенә кул салырга тели. 45 яшьлек ир дә исереклеге аркасында термик пешү ала. Ул тәмәке тарткан килеш йоклап китә.
Административ хокук бозулар өчен 26 беркетмә төзелде, юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозуның 117 очрагы теркәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары 17 апрель