Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Эшеннән өенә кайтмаган

16-22 апрель аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән унбер җинаятьнең тугызы тиз арада ачыкланды. Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы чаралар, "Контрафакт" операциясе үткәрелде, 1051 берәмлек автотранспорт тикшерелде. Эченә кадаганнар 21 апрельдә үзәк больницаның кабул итү бүлмәсенә эче пычак белән яраланган 1977 елгы менделеевлы мөрәҗәгать итә. Җинаять кылуда 54...


16-22 апрель аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән унбер җинаятьнең тугызы тиз арада ачыкланды.
Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы чаралар, "Контрафакт" операциясе үткәрелде, 1051 берәмлек автотранспорт тикшерелде.

Эченә кадаганнар
21 апрельдә үзәк больницаның кабул итү бүлмәсенә эче пычак белән яраланган 1977 елгы менделеевлы мөрәҗәгать итә. Җинаять кылуда 54 яшьлек ир шикләнелә. Ул беркайда да эшләми, элек хөкем ителгән.
Тагын кәрәзле телефоннар
Ун яшьлек менделеевлының аралашу чарасын сәнгать мәктәбе фойесында алалар. Урланган телефон 2001 елгы малайда табыла. Әлеге өстәмә белем бирү учреждениесендә тагын бер телефон югала. Билгесез кеше аны 2003 елгы кызның кесәсеннән ала.
Койманы - металлга
21 апрельдә Гунин урамындагы бер йорттан чуен койма урлануы турында хәбәр алына. Койма сүтелгән килеш металл кабул итү пунктында табыла. Караклар тоткарлана.
Акча үзләштергән
1987 елгы менделеевлы ярты ел сәүдә нокталарына икмәк-булка әйберләре ташый. Ләкин алынган акчаларны кассага тапшырырга ашыкмый. Нәтиҗәдә икмәк заводына ун мең сумнан артык зыян килә.
Операция барышында
"Контрафакт" операциясе барышында Алабуга-Әгерҗе трассасының 15 нче километрында 1981 елгы шәһәрле идарә иткән җиңел машинаны тикшергәндә арткы утыргычта һәрберсе 400әр грамм авырлыктагы өч кап кондитер мәге табыла. Шоферга һәм пассажирга медицина тикшерүе үткәрү аларның марихуана, амфетамин куллануларын ачыклый.
Эшеннән кайтмаган
Район авылларының берсендә яшәүче 1969 елгы ир 18 апрельдән бирле югалганнар исемлегендә. Ул шул көнне иртәнге җидедә эшеннән китә һәм өенә кайтмый. Озак вакыт спиртлы эчемлекләр кулланган.
Ноябрьдә югалган
19 апрельдә Монай авылы янында Тойма елгасы ярында гәүдәсе таркала башлаган хатын-кыз мәете табыла. Тикшерү барышында аның узган елның ноябрендә район авылларының берсендә югалган 1952 елгы хатын булуы ачыклана.
Атна дәвамында административ хокук бозулар өчен 31 беркетмә төзелде, шуларның 16сы - җәмәгать урыннарында исерек килеш күренгән өчен. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 105 очрагы ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары криминаль хроника