Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Гаражлар районында куркыныч

18-28 июнь аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән 11 җинаятьнең сигезе тиз арада ачылды. Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Ягулык-майлау материаллары", "Курорт", "Мәк" операцияләре үткәрелде, 1097 берәмлек автотранспорт тикшерелде. Административ хокук бозулар өчен 38 беркетмә төзелде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 105 очрагы ачыкланды. Янгыннар вакыты Җәйге...

18-28 июнь аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән 11 җинаятьнең сигезе тиз арада ачылды.
Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Ягулык-майлау материаллары", "Курорт", "Мәк" операцияләре үткәрелде, 1097 берәмлек автотранспорт тикшерелде.
Административ хокук бозулар өчен 38 беркетмә төзелде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 105 очрагы ачыкланды.
Янгыннар вакыты
Җәйге чор янгыннар чыгу белән куркыныч. Узган атнада ике очрак теркәлде. Район авылларының берсендә торак йорт яна. Хуҗалык корылмаларындагы салам өеменә ут каба, ялкын өйгә дә күчә. Икенче авылдагы янгын аянычлы - пенсия яшендәге хуҗа һәм хуҗабикәнең үлеме белән тәмамлана. Тикшерү бара.
Сиңа - яртысы, миңа да...
Шәһәр банкларының берсендә эшләүче ханым, хезмәт вазифаларыннан файдаланып, ялган документлар ясап чит кеше исеменә кредит рәсмиләштерә. Сумманың яртысын танышына бирә, яртысын үзендә калдыра. Мошенникның гамәлләрендә РФ ҖК 159 нчы маддәсе 3 нче өлешендә каралган җинаять ята.
Гастролер караклар
Узган атнада чит милекне урлауның өч очрагы теркәлде.
1984 елгы ир автомобильнең двигателен һәм кайбер частьларын салдыра. Район авылларының берсендә яшәүченең өеннән банкның пластик картасы югала. Карак - шул ук торак пункттан 1978 елгы ир.
Шәһәр кибетләренең берсеннән азык-төлек урлауда шикле кешеләр тоткарлана. Алар барысы да күрше шәһәрдән, автомобиль салонында азык-төлек табыла.
Гаражларда куркыныч
Фомин урамындагы гаражлар артында тән җәрәхәтләре белән ир-ат мәете табылу турында хәбәр алына. Судмедэкспертиза нәтиҗәләре буенча ир битенә, тәненә, аяк-кулларына, башына алган күпсанлы яралардан, кабыргасы сынудан үлгән.
Икенче мәет "Менделеевсказот" янындагы урман массивыннан табыла. Бу очракта кыйнап үтерү эзләре юк. Тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары криминаль хроника

2
X