Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Гастролёр-автокалалылар

Илья белән Софья Чаллы шәһәренең бер урамында туып үстеләр. Бер үк балалар бакчасына йөрделәр. Үсмерлек чорлары җилле 90 нчы елларга туры килгән яшьләр шулай ук бер ишегалды төркемендә булдылар. Төркем законнары, таләпләре аларны "көтү хайваннары" кебек итте. Бүре законы белән яшәгән көннәр артта калды, заманалар үзгәрде, тик төркемнәргә берләшеп гомер...

Илья белән Софья Чаллы шәһәренең бер урамында туып үстеләр. Бер үк балалар бакчасына йөрделәр. Үсмерлек чорлары җилле 90 нчы елларга туры килгән яшьләр шулай ук бер ишегалды төркемендә булдылар.

Төркем законнары, таләпләре аларны "көтү хайваннары" кебек итте. Бүре законы белән яшәгән көннәр артта калды, заманалар үзгәрде, тик төркемнәргә берләшеп гомер итү мөһере Илья белән Софьяның холыкларыннан югалмады.
Айга бер тапкыр бригада (үзләрен шулай атадылар) кассасына акча китереп тору соралды. Күбесенең эш урыны булмау төрле юл белән акча табуга этәрде. Ул чорда куллары чарланып калганнар әле дә кәсепләрен онытмадылар. Дөрес, хәзер кибетләрдәге видеокамералар эшне катлауландырды. Криминаль дуэт андый очракларда "кем тәвәккәл түгел, шул шампан шәрабы эчми", дип кабатларга яратты. Автошәһәрдә күзгә чалынырга теләмичә, тирә-юнь төбәкләргә дә чыктылар. Кибет киштәләреннән аеруча хәмер эләктерергә тырыштылар. Бераз хакын төшерсәң, ул товарга ихтыяҗ табылып тора.
"Эшкә" бару алдыннан алар Наполеон планнары коралар. Берничә көн алдан сату учреждениесенә "разведка" ясыйлар. Ике кешедән торган театр төркеме кибеттә чын спектакль уйный. Һәр очракта яңадан-яңа күренеш күрсәтелә. Мондый чакларда Софья хәлне үз кулына алды. Илья аның бирелеп һәр детальне уйлавыннан көлеп, "сәхнә талантлы режиссёрдан колак каккан" дия иде. Софья сатучы яки күзәтеп торучыларның игътибарын үзенә җәлеп итә, ә калганы инде Ильяның эше. Моңа кадәр җиңел котылган "актёрлар" әллә барысын уйлап бетермәделәр, әллә хезмәткәрләр игътибарлы булды: Менделеевскидагы "гастрольләр" уңышсызлыкка очрады.
Мең ярым сум тирәсенә үзләштерелгән товарны кире кайтарырга туры килде. Полиция кулына эләккән җиңел табыш ясаучылар суд каршында җавап тотты. "Гастролёрлар"га карата сигез айга хезмәт белән төзәтү җәзасы чыгарылды, аларның хезмәт хакыннан хөкүмәт файдасына ун процент тотып калыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев