Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Героин һәм гашиш зонага барып җитмәде

10 нчы холык төзәтү колониясе хезмәткәрләре гадәти булмаган наркодилерларны тоткарлады. Аеруча зур күләмдә гашиш һәм героинны территориягә алып керергә омтылганда колониядә утыручы ирләре янына берничә тәүлеклек күрешүгә килгән хатыннары тотылды. Ачыкланганча, тугры тормыш иптәшләре бу җинаятькә үзләре теләп бармаган. "Хәерчелектә һәм төрмәдә булмам дип сүз бирмә" дигән гыйбарәне хатыннар үз...

10 нчы холык төзәтү колониясе хезмәткәрләре гадәти булмаган наркодилерларны тоткарлады.
Аеруча зур күләмдә гашиш һәм героинны территориягә алып керергә омтылганда колониядә утыручы ирләре янына берничә тәүлеклек күрешүгә килгән хатыннары тотылды.
Ачыкланганча, тугры тормыш иптәшләре бу җинаятькә үзләре теләп бармаган. "Хәерчелектә һәм төрмәдә булмам дип сүз бирмә" дигән гыйбарәне хатыннар үз җилкәсендә татыды. "Хисләр" аздан гына аларны рәшәткә артына япмады. Хатын-кызлар бигрәк тә сәер кешеләр инде. Тормыш һәм бу вакыйга шуны дәлилли. Ышанучан булулары һәм үзләрен "корбан" итүләре генә җитми, яраткан кешеләре өчен барысына да ризалашалар. Соңгы нәтиҗә турында уйламыйча, ирләре куркыныч адымга этәрүне аңлап булса да, криминаль тәкъдимне кабул итәләр.
26 яшьлек Чаллы кешесе наркотик тараткан өчен җәза үти. Төрмәгә дә героин кертү мөмкинлеге эзли. Һәм хатыныннан наркокурьер ясарга карар кыла. Ике сим-карталы мобиль телефонан файдаланып, наркотик китерүчедән героин һәм биш таблетка амфетамин сатып алу турында килешенә. Телефон элемтәсе аша 28 яшьлек хатынын җинаятьчел план белән таныштыра һәм аны үзенең гәүдәсендә ничек яхшырак яшерү турында инструкция бирә.
Җинаятьчеләр телендә наркотик китерү белән шөгыльләнүче кеше "дөя" дип атала. Ике кечкенә баласы булган хатын шушы рольне үтәргә ризалык бирә. Ул ире күрсәткән адреска барып накродилердан азык-төлеккә яшерелгән героин һәм психотроплы матдә ала. Күрешү көнендә иренең күрсәтмәсе буенча йогурт банкасыннан пакетлы наркотикны чыгара. Хатын тәнендә 21,91 грамм яшерә. Берьюлы бөтен күләмне алып керә алмаслыгын аңлап, героинның калган өлешен бала кроватендагы матрас астына куя. Наркоконтроль службасы хезмәткәрләре шул ук көнне тикшерү барышында Чаллыдагы фатирда 25,6 грамм героин һәм 0,78 грамм авырлыктагы биш төймә амфетамин табалар. Шок хәлендәге ханым, кайнар күз яшьләренә буылып, бер яше дә тулмаган баласы барлыгын исенә төшерде.
Икенче җинаять тә шул ук сценарий буенча кылына. Шунысы гаҗәпләндерә, 27 яшьлек ир һәм аның Чистайда яшәүче 51 яшьлек хатыны, тәндә яшерелгән гашишны оператив хезмәткәрләрнең тапмаячагына ихлас күңелдән ышаналар. 2010 елда Чистай районы суды тарафыннан талау өчен һөҗүм итү белән бәйле гамәле өчен биш елга ирегеннән мәхрүм ителгән ир хатыны белән җинаять килешүе төзи. "Операция"нең нечкәлекләре белән кәрәзле телефон аша таныштыра. Апрель азагында 46,7 граммлы гашиш салынган төргәкне алып, хатын аны 6 майга - озак вакытка күрешү көненә кадәр өендә саклый. Төргәкне Наркоконтроль службасының Алабуга районара бүлеге хезмәткәре шаһитлар катнашында шәхси тикшерү барышында ала.
Гашиш, амфетамин һәм героин Россия Федерациясендә әйләнешкә кертү тыелган наркотик матдәләр исемлегендә. "Наркотик һәм психотроплы матдәләрнең зур һәм аеруча зур күләмен раслау турында" РФ Хөкүмәте карары нигезендә җинаятьчеләрдән алынган героин һәм гашиш аеруча зур күләмдә дип табылды. Ике хатынга һәм аларга ярдәм итүчеләргә карата РФ Җинаятьләр Кодексының 228 нче маддәсе 2 нче өлеше буенча (наркотик матдәләрне законсыз сатып алу, саклау, күчереп йөртү) җинаять эше кузгатылды.
Ике очракта да судта эш гаепләнүчеләр соравы буенча тикшерүдән башка гына каралды. Хатыннар үз гаепләрен тулаем таныдылар, кылган гамәлләре өчен үкенделәр. Иелгән башны кылыч кисмәс, дигән гыйбарә бар, шунлыктан суд аларның элек җинаять җаваплылыгына җәлеп ителмәвен һәм балигъ булмаган балалары барлыгын исәпкә алып, символик җәза - шундый ук сынау вакыты белән өч елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм итүне билгеләде.
Ирегеннән мәхрүм ителгән урында җәза үтәү вакытында авыр җинаять эшләргә омтылуларын исәпкә алып, ирләргә карата җитди суд карары чыгарылды. Нәтиҗәдә Чаллы һәм Чистайда туган ир-егетләр каты режимлы колониядә җәза үтәү белән биш елга ирекләреннән мәхрүм ителделәр.
Рәфис Әхмәтшин, федераль судья
Роза Шәрәфиева, үз корреспондентыбыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск суд залыннан Менделеевскяналыклары