Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Гөнаһыдан курыкмаган

14-20 май аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән 6 җинаятьнең дүртесе тиз арада ачылган. Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Уылдык чәчү", "Нефть", "Нелегал - 2012", "Качып йөрүче" операцияләре үткәрелде, 1024 берәмлек автотранспорт тикшерелде, бер юл һәлакәте булды, корал саклау буенча закон бозу, 2 кыйнау очрагы теркәлде....

14-20 май аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән 6 җинаятьнең дүртесе тиз арада ачылган.
Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Уылдык чәчү", "Нефть", "Нелегал - 2012", "Качып йөрүче" операцияләре үткәрелде, 1024 берәмлек автотранспорт тикшерелде, бер юл һәлакәте булды, корал саклау буенча закон бозу, 2 кыйнау очрагы теркәлде.
Телефон караклары кимеми
Шәһәрнең бер кибет прилавкасыннан угры кәрәзле телефон үзләштерә. Телефон хуҗасына 3400 сумлык зыян килә.
Йодрыгын уйнаткан
Көчле затлар күбрәк "батырлык"ларын хатыннарында сыныйлар. Бер очракта 1987 елгы шәһәрле сөеклесен йодрыгы белән "сыйпаган", икенче очракта 1985 елгы сугыш чукмары икенче ир-атны тукмаган.
Кесәләрен калынайтырга теләгәннәр
1960 елгы ярчаллылы Первомай паркыннан тимер кисеп үзләштергәндә тотыла. Икенче "металл сөюче" Алабуга-Ижевск юлында тоткарлана. Пермьленең машина кузовына шулай ук урланган тимер тутырылган була.
Гөнаһыдан курыкмаган
Районның бер авылында коточкыч фаҗига була. 1977 елгы беркайда да эшләмәүче, элек хөкемгә тартылган исерек ир-ат анасының гомерен өзә. Хәмер сатып алырга акча бирмәгәч, ул 1941 елгы анасының башына кирпеч кисәге белән берничә тапкыр бәрә. Алган җәрәхәтләрдән вафат булган әбине ишегалдыннан табалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Гљнаџыдан курыкмаган

2
X