Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Әгәр кибет ячейкасыннан әйберләрне урласалар

Мин өемә якын урнашкан кибеткә ипи алырга кердем. Азык-төлек тутырган сумканы саклау камерасы ячейкасында калдырдым - сатучылар шулай таләп иттеләр. Ипи алдым, аның өчен акча түләдем, ә ячейканы ачсам, ул буш. Кибет администрациясе минем дәгъвама каршы, стенада эленгән мәгълүматка төртеп күрсәтте, анда саклау камерасында калдырган әйберләр өчен аларның җаваплы булмавы...

Мин өемә якын урнашкан кибеткә ипи алырга кердем. Азык-төлек тутырган сумканы саклау камерасы ячейкасында калдырдым - сатучылар шулай таләп иттеләр. Ипи алдым, аның өчен акча түләдем, ә ячейканы ачсам, ул буш. Кибет администрациясе минем дәгъвама каршы, стенада эленгән мәгълүматка төртеп күрсәтте, анда саклау камерасында калдырган әйберләр өчен аларның җаваплы булмавы турында әйтелгән. Ә минем азык-төлек кенә түгел, документлар белән сумка да югалды. Андый очракта нишләргә?
В.Харитонова
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре җавап бирә.
Сезгә андый очракта кибеткә фактны раслаучы дәлилләр - фото һәм видеоязмалар күрсәтүе буенча урлашу турында акт төзү өчен хокук саклау органнары хезмәткәрләрен чакыртырга кирәк иде. Бу гаеплене табарга ярдәм итәчәк.
Сумканы тапшыру мәҗбүри түгел
Чынлыкта сатып алучыларның кибеткә кергәндә шәхси әйберләрен саклау камерасына тапшыруы мәҗбүри түгел. Бу ирекле гамәл. Сумкасын тапшырганда кулланучы үз әйберләрен саклау буенча бушлай хезмәт күрсәтү турында кибет белән килешү төзи дип исәпләнелә. Ә сатып алучыны мондый килешү төзергә беркем дә ирексезли алмый. Сумкаларын камерага тапшыруны таләп итеп, кибет хезмәткәрләре Гражданлык кодексының 421 нче маддәсендә язылган килешү төзү иреге турындагы принципны бозалар.
Әгәр кибет хезмәткәрләре шәхси әйберләрен саклау камерасына тапшырмый торып, сатып алучыны кертмәячәкләрен катгый белдерәләр икән, сез шикаять һәм тәкъдимнәр кенәгәсен таләп итеп, анда кулланучы хокукын бозуны күрсәткән язма калдыра аласыз. Кертүдән баш тартып, кибет коллективы килешүнең халык алдында ачыклык принцибын боза (РФ Гражданлык кодексының 426 нчы маддәсе).
Сезнең милекне сакларга тиешләр
Кибет хезмәткәрләре, кагыйдә буларак, саклау камерасына тапшырылган әйберләр өчен җаваплылык тотмыйбыз, диләр. Шуның белән сатып алучыларны ялган юлга кертәләр. Әйберләрен тапшырган очракта, кибет анда кергән кешеләр белән әйберләрен саклау турында халык өчен ачык килешү төзи, РФ Гражданлык кодексының 47 нче бүлеге нигезендә саклау, әйберне алып калу һәм кире кайтаруны үз өстенә ала, саклаучының төп бурычы - милекнең иминлеген тәэмин итү. РФ Гражданлык кодексының 891 нче маддәсе нигезендә саклаучы аңа тапшырылган әйберләрнең иминлеген тәэмин итү өчен килешүдә каралган барлык чараларны күрергә тиеш.
Әйберләр урланган очракта, кибет гражданлык-хокукый җаваплылыкка ия, димәк ул кулланучыга матди зыянны капларга тиеш. Сатып алучы, үз чиратында, матди зыян күләмен расларга тиеш, мисал өчен, түләү турында чеклар яки квитанцияләр белән.
Гариза - ике данәдә
Күңелсез мизгелләрдән котылу өчен, супермаркет хезмәткәренә сез залга башка урында сатып алынган шундый ук товар алып керүегез турында хәбәр итәргә яки товарны төрүне сорарга тиешсез. Кибеткә кергәндә яки чыкканда (товар өчен түләгәннән соң), андагы хезмәткәр, сакчы, администраторның сумкада әйберләрне күрсәтүне таләп итүе законсыз. Бу кешенең милке, ә шәхси әйберләрне хокук саклау органнары хезмәткәрләре генә тикшерә ала.
Газета укучыга зыянны каплау турында кибет адресына дәгъва белән гаризаны ике данә итеп язарга тәкъдим итәбез. Гаризаны кабул итү вакыты һәм кибет хезмәткәре имзасы белән бер данәсен үзенә калдыру кирәк. Мәсьәләне ирекле рәвештә хәл итүдән баш тартканда, бозылган хокукны торгызу өчен судка мөрәҗәгать итәргә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары алкоголь инспекциясенећ

2
X