Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Хөкем ителүчеләр эскәмиясендә – сигез наркодилер

Россиянең Татарстан буенча Наркоконтроль идарәсе тикшерү службасы тарафыннан Интернет-кибет аша синтетик наркотик саткан регионара оешкан җинаятьчел төркемгә җинаять эше судка тапшырылды. Россиянең ТР буенча Наркоконтроль идарәсе матбугат төркеме җитәкчесе Альбина Бакунина хәбәр иткәнчә, наркоҗинаятьчеләр хөкем карарын көтә. Россия законнары буенча аларның һәркайсына 20 елга ирегеннән мәхрүм итү яный. Алар Омск,...

Россиянең Татарстан буенча Наркоконтроль идарәсе тикшерү службасы тарафыннан Интернет-кибет аша синтетик наркотик саткан регионара оешкан җинаятьчел төркемгә җинаять эше судка тапшырылды.
Россиянең ТР буенча Наркоконтроль идарәсе матбугат төркеме җитәкчесе Альбина Бакунина хәбәр иткәнчә, наркоҗинаятьчеләр хөкем карарын көтә. Россия законнары буенча аларның һәркайсына 20 елга ирегеннән мәхрүм итү яный. Алар Омск, Новосибирск, Казан һәм Бөгелмә кешеләре. Икесе югары уку йорты студентлары, җинаятьчел төркемдә ике хатын-кыз да бар. Катнашучыларның яшьләре - 20 дән 32 гә кадәр.
Тикшерү билгеләгәнчә, узган елда республика башкаласына Омскидан 20 яшьлек ике җинаятьтәш килә. Алар Казанның бер районында вакытлыча фатир билиләр һәм эшкә керешәләр. Кыңгыр эш башкаручылар, таратучыларны һәм булачак клиентларны җәлеп итү өчен, маркетинг "хәйләсе" белән бизнес-план эшлиләр. Партияләрне күпләп һәм ваклап сату Авиатөзелеш районында була, район буенча алар велосипедта хәрәкәт итәләр. Әмма наркобизнесны киң колачка куя алмыйлар, чөнки озакламый наркоконтроль хезмәткәрләре тоткарлый. Вакытлыча яшәүче фатирларыннан синтетик наркотикның аеруча зур партиясе табыла.
Аларга алмашка Казан шәһәренә Новосибирскидан 20 яшьлек шундый ук гамәл белән шөгыльләнүче студент килә. Ул да, Омскидан килгән җинаятьтәшләре кебек, схема белән эшләмәкче була, ләкин Татарстан полицейскийлары тарафыннан тоткарлана. Башкалада синтетик матдә таратучылар сафын яшь гаилә тулыландыра. 32 яшьлек ир хатыны белән берлектә шул ук Интернет-кибет аша наркотикларны күпләп сата. Гаилә наркоподряды озакламый җинаять эшенә тагын өч дустын, шул исәптән хатынының ахирәтен җәлеп итә. Наркополицейскийлар хатынны фатирында синтетиканың аеруча зур партиясе белән тоталар. Шул ук вакытта ире наркотикка бәйлелеге булган дуслары белән "кәефле" хәлдә зур тизлектә шәһәр буйлап автомобильдә йөри. Ваемсыз куу авария белән тәмамлана, юл-транспорт һәлакәте булган урынга килгән полицейскийлар курьерның кулына богау кигертәләр. Бу вакыйга төнлә җәелдерелгәнлектән генә кеше корбаннары булмый кала.
Оешкан җинаятьчел төркемнең эшчәнлеген туктату нәтиҗәсендә оператив төркем 2400 грамм куллануга әзер тарту өчен катнашма һәм 1400 югары концентрацияле "тоз" алды. Аларның авырлыгы башка наркотик матдәләр белән катнаштырганда җинаятьчеләрнең оста кулларында 20 килограммнан артырга мөмкин.
Шулай итеп, 23 килограммнан артык тарту өчен катнашма республика наркобазарына килеп җитмәде. Наркодилерлар эш иткән Интернет-кибет Роскомнадзор йогынтысы белән ябылды.
Соңгы вакытта наркотиклар тарату өчен интернет-ресурслардан файдалану тенденциясе күзәтелә. Акча эшләргә теләүчеләр наркокурьерга әйләнә. Шул ук вакытта алар аеруча авыр җинаять кылуларын аңлап эш итәләр. Татарстанның наркоконтроль идарәсе Роскомнадзор белән берлектә хокукка каршы мәгълүматы булган социаль челтәрдән файдаланучыларны һәм төркемнәрне, сайтларны барлый һәм яба.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары

2
X