Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

“Хуш, корал!”

25 гыйнвардан 18 февральгә кадәр ЭЭМ Менделеевск районы бүлегендә шундый исемле акция үткәрелә. Гамәлдәге закончалык нигезендә, үзләрендә законсыз сакланган коралларын, хәрби припасларны, шартлаткыч матдәләрне һәм җайланмаларны ирекле тапшырган шәхесләр, әгәр дә аларның гамәлләрендә башка җинаять составы каралмаса, җинаять җаваплылыгыннан азат ителәләр һәм аларга акча түләнә. Киселгән утлы корал өчен -...

25 гыйнвардан 18 февральгә кадәр ЭЭМ Менделеевск районы бүлегендә шундый исемле акция үткәрелә.
Гамәлдәге закончалык нигезендә, үзләрендә законсыз сакланган коралларын, хәрби припасларны, шартлаткыч матдәләрне һәм җайланмаларны ирекле тапшырган шәхесләр, әгәр дә аларның гамәлләрендә башка җинаять составы каралмаса, җинаять җаваплылыгыннан азат ителәләр һәм аларга акча түләнә.
Киселгән утлы корал өчен - 3000 сум, шартлаткыч матдәләр (тротил, аммонит һ.б. лар) һәм шартлату средстволары (детонатор, утлы шнур һ.б. лар) - 2000 сум, ләкин базар бәясеннән артык түгел, запал белән хәрби гранаталар, шома көпшәле ут белән ата торган ау мылтыгы - 1500 сум, киселгән һәм үзлектән ясалган ут белән ата торган корал - 1000, газлы, пневматик һәм травматик - 500 сум, киселгән ут белән атучы коралга хәрби припаслар - 20 сум.
Законсыз сакланучы корал турында дөрес мәгълүмат биргән өчен коралның конкрет төре өчен югарыда күрсәтелгән суммалардан 50 процент күләмендә акча түләнә.
Үзләрендә законсыз сакланучы коралны тапшырырга теләгән гражданнар теләсә кайсы эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар, мөрәҗәгатьнең конфиденциальлеге саклана.
Геннадий Сушков, бүлек начальнигы полиция полковнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары кеше џђм закон